Логотип Магариф уку
Цитата:

Муса Бигиев турында кызыклы 10 факт

Быел дин галиме, журналист, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, мөһаҗир Муса Бигиевнең тууына 150 ел. Әлеге уңайдан аның күп китаплары нәшер ителә. Бу хезмәтләр хәзерге заманда да үз актуальлеген югалтмаган, ди Бигиев иҗатын өйрәнүчеләр. Ул – традицион ислам кыйммәтләрен һәм заманча белемнәрне синтезларга омтылган дөньякүләм татар галиме.

1. Ат арбасында, юлда дөньяга аваз сала

Муса Бигиев сәфәрдә чакта туган. Әтисе Ярулла тырыш, эшлекле, дини кеше була. Аның җәмгысы 25 баласы туган, Муса – иң кечкенәсе, төпчеге. Әтисе үлгәннән соң, әнисе Фатыйма, тол калгач, Мусаның дөньяви, дини белем алуын нык кайгырткан. Әнисен бик яраткан һәм хөрмәт иткән, чит илләрдә яшәгәндә, әнисе Фатыймага хөрмәт йөзеннән, кайбер әсәрләрен «Ибне Фатыйма» (Фатыйма улы) дип имзалый торган була. Журналист һәм дин белгече берничә тәхәллүс кулланган, чит илләрдә аны Муса Җаруллаһ дип таныйлар. Шунысын да игътибарга алырга кирәк: Дәүликамов фамилиясен йөртми, ә әнисе Фатыйма ягыннан булган Биктимер бабасының фамилиясен муафыйк күреп, Биги угыллары  токымына барып тоташа.

2. Гыйлемгә туймас шәхес

Башлангыч дини белемне гаиләдә ала. Аннан соң Дондагы Ростов шәһәренең Петровское реальное училищесында  укый, Казанның Күл буе мәдрәсендә, Бохарада, Якын Көнчыгышта Мәккәдә, Каһирәдәге әл-Әзһар университетында да гыйлемен арттыра. Истанбулда танылган галимнәрдә белем ала. Петербург университетының юридик факультетында ирекле тыңлаучы була. Еш кына аны татар модернизмының пионеры, диләр.

 

3. «Җанлы университет»

Берүзе тулы бер университет коллективы башкарырлык хезмәтләр калдырган. Ислам теологиясе, фәлсәфәсе, педагогикасы, тарихы һәм мәдәнияте буенча хезмәтләрне үз эченә алган бик бай фәнни мирасына бүгенге көндә дә мөрәҗәгать итәләр. Үз заманының данлыклы шәхесләре белән Россиядә дә, чит илләрдә дә аралашып яшәгән. Татарда аның кадәр китаплар язган, ул эшләгән һәм гыйлем туплаган кадәр башка берәүне мисалга китерүе дә кыен.

 

4. Коръәнне татарчага беренче тәрҗемә итүче

1912 елда Коръәннең татарча тәфсирен әзерли, ләкин хезмәтен бастыру мөфтият боерыгы белән тыела. «Бүгенгә кадәр тәрҗемә итмәү гөнаһ булмаса да, моннан соң тәрҗемә итү һичбер сурәттә гөнаһ була алмый», – дип язып калдырган үзе. Коръән тәрҗемәсен гомеренең соңгы көннәрендә дә бастыруга омтылыш ясый. Ә аңа кадәр 1909 елда Казанда басылган Коръәндә басмаханәләр тарафыннан җибәрелгән хаталарны төзәтү мәсьәләсен күтәрә. Бу үз заманында зур тавыш куптара. Әлеге вакыйга Г.Тукай иҗатында да урын ала: 

Арыслан берлән юлбарыс яратылган бер каннан;

Безнең Муса һич тиктормас: ялгыш тапкан Коръәннән...

Махсус төзелгән комиссия Истанбул, Каһирә, Һиндстанда басылган Коръәннәрдә дә шундый ук хаталар барлыгын ачыклый һәм чит илләрдәге исламият галимнәренә махсус мөрәҗәгать җибәрә. Шушы вакыйгадан соң, Бигиев тирән белемле Коръән белгече буларак таныла.

5. Дөнья буйлап сәяхәт итә

Муса Бигиев гомере буе дөньяның төрле илләренә сәяхәт итә, гыйлем эсти, хезмәтләрен төрле илләрдә, төрле телләрдә бастыра. Алмания, Финляндия, Румыния, Польша, Япония, Малайзия, Согуд Гарәбстаны, Израиль, Иордания, Сүрия, Гыйрак,Төркия, Мисыр, Иран, Әфганстан,

Кытай, Һиндстан, Пакистан илләрендә була. Ул анда мөселманнарның мәдәниятен, мәгарифен һәм дини тормышын өйрәнә. Белемнәрен, тәҗрибәсен үз иҗатында, хезмәтләрендә һәм тормышында куллана. Совет хөкүмәте урнашкач та, Россиядә мөселманнарның хокукларын киңәйтү, татар мәдәниятен һәм мәгарифен үстерү идеяләрен алга сөрә.

6. Чистай кызына өйләнә

Хатыны Әсма-Галия, Чистай шәһәре мәчетендә имамлык, мәдрәсәдә мөдәррислек иткән данлыклы Закир ишан  Камаловның кызы була. Чистайда узган туйга биш йөзләп кунак килә! Мәҗлескә зыялы, заманының алдынгы карашлы шәхесләре җыела. Туй вакытында Бөтенроссия мөселман корылтае үткәрергә кирәк дигән фикер дә күтәрелә. Гаиләдә 6 бала тәрбияләнә: Мәрьям, Зәйнәп, Мөхәммәт, Һинд, Әхмәт, Фатыйма. Хатыны балалар белән Чистайда әнисе янында яшәсә, Муса Бигиев башлыча төрле шәһәрләрдә гомер иткән. Хаҗ сәфәре вакытындагы истәлекләрендә ул: «Сәйидәмне бик сагындым, аякларын үбәр идем», «Сәйидәмне һәр кич төшемдә күрә идем», – дип язган. «Сәйидә» гарәп телендә «мөхтәрәм хатын-кыз» дигәнне аңлата. Бу урында «патшабикәм» дигән мәгънәдә кулланылган.

7. Заһир Бигиевнең энекәше

Муса Бигиев туганнарының берсе – XIX гасыр ахыры татар әдәбиятының күренекле вәкиле Мөхәммәдзаһир Ярулла улы Бигиев. Татар әдәбияты тарихында ул беренче татар детективы авторы буларак танылган. Аның «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» әсәре дә татар әдәбиятының алтын фондына кергән. 

8. Нашир һәм журналист

1905 елда журналистлык эшчәнлеген башлый, Р.Ибраһимов белән берлектә Санкт-Петербургта «Өлфәт» газетасын оештыра. Ул ябылгач, Казанга күчә һәм 1909 елга кадәр «Әл-Лөзүмият» («Кирәкле булу»), «Әдәбият гарәби илә гыйльме Исламия» («Гарәп әдәбияты һәм Ислам гыйлеме») фәнни хезмәтләрен нәшер итә. Аларда мәдрәсәләрдә кулланылган дин гыйлеме һәм фикыһ дәреслекләре тәнкыйтьләнә, исламның әдәби, фәлсәфи һәм бай дини мирасыннан тулырак файдаланырга тәкъдим ителә.

9. Мөһаҗир 

Гаиләсен, туганнарын калдырып, 1930 елларда Совет хакимиятеннән качып чит илгә китәргә мәҗбүр була. Мөһаҗирлектә китаплар яза, төрле илләрнең абруйлы шәхесләре аңа ярдәм күрсәтә. Фәнни һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген анда да дәвам иттерә. Төрле илләрдәге татар диаспорасы белән элемтәдә тора, аларга үз мәдәниятен һәм телен саклап калырга булыша. Япониянең Токио мәчетендә имамлык вазифаларын да башкара, мәчет каршындагы мәдрәсәдә дин сабагы укыта. Туган иленә кайтырга бик талпынса да, Каһирә җирендә мәңгегә ятып кала.

10. М. Бигиевнең гаилә турында фикере

«Дәүләтләрнең, өммәтләрнең иң асыл башлангычы – гаиләдер. Дәүләтләр, өммәтләр гаиләләрдән гыйбарәт булалар. Гаилә ике асыл терәктән: 1) хатыннан; 2) бер ирдән башлана. Бу ике асыл рөкеннең үзара мәхәббәте, бер-беренә карата мәрхәмәте булмаса, гаиләдә бәхет булмый. Ирләрнең куәтләре бәрабәренә хатын-кызларның гаиләдә хөрмәт ителүләре тәэмин ителмәсә, гаилә нык булмый. Гаилә нык булмаса, дәүләт көчле булмый, өммәт куәтле булмый. Болар «ике икең – дүрт» кебек катгый бер хакыйкатьтер».

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ