«Тәртип» радиосының «Кабатланмас моңнар» дип исемләнгән зур концерты узачак
3 ноябрь көнне Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Тәртип» радиосының «Кабатланмас моңнар» дип исемләнгән зур концерты узачак. Концерт исеме радиода Наилә Яхина алып барган шул ук исемдәге тапшырудан алынган.
«Тәртип» радиосының баш мөхәррире, «Кабатланмас моңнар» концертының идея авторы Ризәлә Исмәгыйлева
сүзләренчә, мондый концертлар «Тәртип» радиосы тыңлаучыларына радио дулкыннарында гына түгел, сәхнәдә дә аралашу мөмкинлеге бирә.
Концертта Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов «Уел» җырын башкарачак. «Бик рәхәтләнеп риза булдым, чөнки бу җырларны сораучылар бик аз. Без йөзебезне, генетикабызны чагылдыра торган җырларны онытсак, кая барып чыгарбыз?!» — диде ул.
Чарада Шамил Әхмәтҗанов, Фоат Галимуллин, Айдар Фәйзрахманов, Кирам Сатиев, Зөһрә Шәрифуллина, Азат Хәлимов, Галия Камалова, Гөлшат Имамиева һәм башкалар чыгыш ясаячак.
Концертка махсус кунак итеп Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин чакырылган.
Ризәлә Исмәгыйлева бу концертның әһәмиятен йомгаклап болай диде: «Бу концерт күңел ачу чарасы гына түгел, рухи азык бүләк итә торган, безне берләштерә, үстерә, кыйммәтләребезне саклый торган бик матур бер чара булачак».
Автор фотолары





Комментарийлар