Логотип Магариф уку
Цитата:

Гарәп теле олимпиадасының сайлап алу этабында 20 меңгә якын укучы катнашкан

Россия Федерациясенең 18 төбәгеннән 19 813 укучы гарәп теле буенча төбәкара олимпиаданың сайлап алу этабында катнашты. Олимпиада 16-22 сентябрьдә дистанцион форматта узды.

Беренче тур җиңүчеләре һәм призерлары олипиада финалына чыкты. 

2025 елда сайлап алу сынауларында Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасыннан 5-11 сыйныф укучылары аеруча активлык күрсәткән.

Финалга чыгучыларны конкурс сынаулары көтә. 5-6 һәм 7-8 сыйныф укучылары өчен аларга язма тест үткәрү, ә 9-11 сыйныфлар өчен тыңлап аңлау буенча биремнәр үтәү, тест өлеше, иҗади эш һәм телдән тур каралган.

Олимпиаданың йомгаклау этабы 1-2 ноябрьдә көндезге форматта Е.М. Примаков исемендәге гимназия базасында узачак. Иң күп балл җыйган җиңүчеләр 2025 елның декабрендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә белем бирү стажировкасын узу мөмкинлеге алачак.

Фото – Шедеврум

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ