«Гаилә һәм мәктәп» журналы «Күпйөзле Россия» бәйгесенең җиңүчеләре арасында
«Күпйөзле Россия» («Многоликая Россия») XVI Бөтенроссия журналистлар конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантасында «Ватан геройлары. Милли массакүләм мәгълүмат чараларында патриотик тематиканы яктырту үзенчәлекләре» дип исемләнгән панель дискуссия узды.
Быел бәйгегә РФның 55 регионыннан барлыгы 1249 эш килгән.
«Гаилә һәм мәктәп» журналы бәйгенең «Этникара һәм конфессиональара багланышлар мөнәсәбәтләрен ТР массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртучы» номинациясендә 3 нче урынга лаек булды.





Комментарийлар