Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиянең 20 мең педагогы «Мөһим сөйләшүләр» проекты кысаларында белем ала

Россия төбәкләрендә «Мөһим сөйләшүләр» дәрестән тыш эшчәнлек курсын гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләр һәм идарәче кадрлар өчен квалификация күтәрү курслары уза.

Квалификация күтәрү курсларында 20 мең кеше катнашачак –  мәктәп укытучылары һәм көллият мөгаллимнәре, шулай ук дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру өчен җаваплы мәгариф оешмалары җитәкчеләре.

Укыту барышында педагоглар тәрбия эшчәнлегендә «сыгылмалы» күнекмәләрне куллану методикасы белән танышачаклар.

Белешмә: «Мөһим сөйләшүләр» – 2022 елда Россия мәктәпләрендә дүшәмбе көннәрендә үткәрелә башлаган сыйныф сәгате форматындагы дәресләр циклы. Төп максаты – патриотизмны үстерү, гражданлык тәрбиясе, әхлак, тарихи мәгърифәт.

Фото: «Разговоры о важном» сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ