Яңа туган балаларның әтиләренә өстәмә түләүле ял бирергә мөмкиннәр
Дәүләт Думасы депутатлары яңа туган балаларның әтиләренә өстәмә түләүле ял бирергә тәкъдим иткән закон проектын парламент палатасына кертәчәк. Ял күләме – 7 көнгә кадәр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Документта билгеләп үтелгәнчә, ялны бала туганнан соң 1 ел дәвамында теләсә кайсы вакытта файдаланырга мөмкин. Шул ук вакытта файдаланылмаган отпуск акчалата түләү белән компенсацияләнми дип карала.
Әлеге өстәмә ялны кертү, инициатива авторлары фикеренчә, уңай социаль һәм икътисадый йогынты ясаячак һәм әтиләрнең бала тәрбияләүдә катнашуына этәргеч бирәчәк.
Фото: «Шедеврум» нейрочелтәре
Комментарийлар