Логотип Магариф уку
Цитата:

Уку йортларына гаризалар кабул ителә башлады

Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында югары уку йортларына гаризалар кабул ителә башлады.

Бу хакта Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы хәбәр итә.

Дәүләт порталында махсус сервис аша уку йортына гариза юлларга, конкурсны күзәтергә һәм кабул ителүне расларга мөмкин, дип белдерәләр ведомствода.

Бакалавриат һәм специалитет (бюджет) юнәлеше буенча кабул итү кампаниясе 25 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Магистратурада бюджет урыннарга 20 августка кадәр, ә бакалавриат һәм специалитетка түләүле урыннарга 20 сентябрьга кадәр гариза бирергә мөмкин.

Быелдан Россия вузларына чит ил студентлары да укырга керә алачак. Моның өчен ruID рәсми мобиль кушымтасында теркәлергә һәм дәүләт порталында гариза тапшырырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ