Көллиятләргә кабул итү башланды
20 июньдә Татарстанда рәсми рәвештә һөнәри белем бирү оешмаларына кабул итү башлана. Быел абитуриентларга 99 көллият һәм техникум үзләренең белем бирү программаларын тәкъдим итә.
Алар техник һәм гуманитар белгечлекләрдән алып икътисадый һәм иҗади юнәлешләргә кадәр киң спектрны үз эченә ала. Гаризаны һәм документларны туры мәгариф оешмасына шәхсән барып яки заказлы хат белән почта, электрон форматта; көллият һәм техникумның рәсми сайты, «Дәүләт хезмәте» порталлары аша юлларга була.
Документларны 15 августка кадәр тапшырырга һәм буш урыннар булган очракта кабул итү 25 ноябрьгә кадәр озайтылырга мөмкин.





Комментарийлар