Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләрдә урак өсте

Тарих, әдәбият, рус теле, химия буенча бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре билгеле булды. Республикабыз Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, химиядән БДИны 2394 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды (2025 елда – 2154), уртача балл 66,88 (2025 елда – 69,43) тәшкил итте. Йөз балл җыючылар саны – 67 (2,80%) (2025 елда – 114). 36 баллык минималь чикне 205 укучы (8,56%) үтә алмады.

Әдәбияттан БДИны 725 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды (2025 елда – 644), уртача балл 72,08, (2025 елда – 74,22). тәшкил итте. Йөз балл җыючылар саны – 64 (8,83%) (2025 елда – 80). 32 баллык минималь чикне 11 укучы (1,52%) үтә алмады.

 Тарих буенча уртача балл 61,50 (2025 елда – 60,91). Йөз балл җыючылар саны – 1 (2025 елда – 1). 32 баллык минималь чикне 66 укучы (4,44%) үтә алмады.

Бер предмет буенча БДИ нәтиҗәсен яхшыртырга теләүчеләр моны 8 июльдә химия, әдәбияттагн яки 9 июльдә тарих буенча  бирә алачак. Бу очракта беренче нәтиҗә гамәлдән чыгарылачак.

Татарстанда җиде укучы профильле фәннәр буенча ике тапкыр югары балл алды. Алар рус теле һәм химия буенча БДИ тапшырдылар, дип хәбәр иттеләр  Мәгариф һәм фән министрлыгында.  Казанның Вахитов районындагы 131 нче лицей йөз баллы балалар арасында рус теле буенча Татарстанның иң уңышлы мәктәбе булды. Анда өч укучы шундый нәтиҗәгә иреште. Бөгелмәнең 6 нчы мәктәбендә, КФУның IT-лицеенда һәм Казанның 121 нче лицеенда 200 балл җыючылар булды. Быел рус теленнән БДИны 15 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган. Рус теленнән иң югары баллны 31 чыгарылыш сыйныф укучысы алды. Билгеле булганча, узган ел андыйлар 66 булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ