Камал театрында балалар һәм олылар өчен фентэзи. Ел ярым әзерләнгән спектакль нинди булачак?
3–4 июль көннәрендә Камал театрында яңа премьера – «Туган Батыр» спектакле куелачак. Бүген спектакльнең иҗат төркеме премьераның ничек әзерләнүе турында матбугат очрашуында сөйләделәр.
3–4 июль көннәрендә Камал театрында яңа премьера – «Туган Батыр» спектакле куелачак. Бүген спектакльнең иҗат төркеме премьераның ничек әзерләнүе турында матбугат очрашуында сөйләделәр. Алар сүзләренчә, бу гаилә спектакле булачак. Спектакльнең режиссеры – Айдар Җаббаров, сценарий авторы – Рүзәл Мөхәммәтшин.
«Туган Батыр» проектына нигез салучы Радик Абдрахманов, инде бер ел элек фантастик әкият буенча спектакль куярга җыенулары турында хәбәр иткән иде. Әкиятнең авторы – Зөлфәт Хәким. Инде татар, рус, төрек, гарәп, кытай телләрендә дә китаплары да чыкты, мультфильм буларак та дөнья күрде. Максатлары – татар балаларының үз каһарманын булдыру.
- Театр тарихында бу кадәр озак чыгарылган спектакль булмагандыр да әле. Бу премьерага ел ярым әзерләндек. Минем өчен бик катлаулы жанр. Ул мәгънәле дә, гаилә белән карарлык та булырга тиеш. Иҗатчыларны Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан да чакырдык, чөнки моңа кадәр күрелмәгән һәм балаларның, үсмерләрнең игътибарын җәлеп итәрлек фентэзи чыгарырга кирәк, – дип сөйләде Уфа шәһәреннән туры эфирга чыккан Айдар Җаббаров.
Спектакльнең сценарие Зөлфәт Хәким язган әсәргә нигезләнеп иҗат ителгән. Рүзәл Мөхәммәтшинга Айдар Җаббаров сценарийны кат-кат үзгәрттергән.
- Компьютерымда 10 лап пьеса ята. Әле һаман үзгәртүләр бар, – ди Рүзәл Мөхәммәтшин.
Камал театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев әйтүенчә, бу – иң кыйммәтле спектакль, иң мөһиме – аның сыйфаты турында уйланып эшлиләр. Спектакль шулай ук Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән дә тормышка ашырыла.
Спектакльгә композитор Эльмир Низамов белән Рүзәл Мөхәммәтшин 8 җыр язган. Рольләрне күбесенчә яшьләр уйный. Өлкән артистлардан – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Алсу Гайнуллина гына.
Иҗат төркеме сөйләвенчә, спектакль Казанда яшәүче Җәүдәт исемле үсмернең төзелеш барган урында ялгыш җир астына төшеп китүе белән башлана. Ул халкыбыз әкиятләре дөньясына эләгә. Аңа биредә Туган Батыр, Гөлчәчәк, Дию пәрие, Юха елан һәм башка мифологик геройлар очрый. Алар кичекмәстән бергә кабат Өске Казанга кайтырга, тылсымлы Күлтәгин йөзеген табарга һәм кешеләрнең хәтере белән тукланган явыз рухны – Каракотны тыярга, шәһәрне юкка чыгудан коткарырга тиешләр. Спектакльнең нигезенә туган телеңә һәм илеңә мәхәббәт, гореф-гадәтләреңне саклау, әти-әни, әби-бабаларыңа хөрмәт кебек төшенчәләр салынган.
«Туган Батыр» проектына нигез салучылар әйтүенчә, эш алга таба да дәвам итәчәк. Алар 29 августта «Туганфест» чарасын оештырырга җыеналар. ЦУМда анимация студиясе ачу ниятләре бар. Хәзерге вакытта бу турыда сөйләшүләр алып барыла. Алар анда анимацион фильмнар эшләүче профессионаллар әзерләргә тели.
- Бездә, Диснейленд кебек, балалар өчен күңел ачу урыны юк. «Туганым» дип аталган комплекс ачу турында уйлыйбыз. Киләчәктә татар әкиятләрен бөтен дөньяда укысыннар, Туган Батыр, гореф-гадәтләребез турында белсеннәр иде дип тырышабыз, – ди Радик Абдрахманов.
Фәния Лотфуллина фотосы





Комментарийлар