Мамадышта эз калдырган Әтнә егете
Журналист буларак газетага язган беренче мәкаләсенең “герое” мин булган Тахир Әюп улы Сабирҗановка да 70 яшь икән бит инде.
Журналист буларак газетага язган беренче мәкаләсенең “герое” мин булган Тахир Әюп улы Сабирҗановка да 70 яшь икән бит инде. Моннан 40 ел элек ул минем турыда язган булса, бүген мин үзем аның турында языйм әле.
Тормыш юлында бик күп кешеләр белән очрашырга туры килде. Кайберләре белән эшлекле мөнәсәбәтләрдә булсаң, кайберләре белән танышлык мөнәсәбәтләрендә торасың. Араларында шундыйлары була: алар белән шәхсән таныш булуыңа, хезмәт юлыңның бер өлешен алар янәшәшәсендә үтүеңә горурланып бетә алмыйсың. Бүгенге язмам герое да әнә шуларның берсе - тирән гыйлеме, янәшәдәгеләргә булган эчкерсез мөнәсәбәте, хөрмәте, телгә, сәнгатькә, тарихка карата чиксез мәхәббәте бөтен булмышыннан саркып торган ветеран журналист – Тахир Әюп улы Сабирҗанов. Аның белән аралашкач, тормышлар – матураеп, сулышлар – киңәеп, күңелләр күтәрелеп китә.
Тумышы белән искиткеч бай, гүзәл дә, шанлы да тарихы булган, мәгърифәтле, Сибгат Хәким, Лена Шагыйрьҗан, Самат Шакир кебек шәхесләрне биргән, “Әтнә сөйләме”, дип галимнәр тарафыннан татар теленең эталоны буларак кабул ителгән ана теле булган Әтнә ягыннан ул. Әюп абыйның биш балалы гаиләсендә өлкән малай булып туган егеткә тормыш дилбегәсен дә иртә кияргә туры килә. Авыл җирендә эш бетәмени! Әти-әни көнозын эштән бушамый, энеләр-сеңелләрне барлау да өлкән абый өстендә. Туган авыллары Яңа Мәңгәр переспективасыз авыллар исемлегенә эләгеп, юкка чыгу куркынычы тугач, гаилә йортны Олы Мәңгәргә күчерә.
Элеге шәхес белән танышуыбыз да очраклы гына булды. 1985 нче еллар. Минем институт бетереп кайтып, Мамадыш районының Түбән Ушма мәктәбендә бер генә ел эшләгән чак әле. Ул елларда ир укытучыларны җәйге чорда ирекле-мәҗбүри рәвештә комбайннарга утыртып басуга, урып - җыюга чыгаралар иде. Басуда эшләп йөрим шулай, камыллар өстеннән бер егет килә. Минем турыга җиткәч, кулын изәп, туктарга әйтә миңа. Комбайынымны тормозга куйдым да, җиргә төштем. Елмаеп, кулын сузды бу. Район газетасыннан мин, Тахир, - ди, - яшь уракчылар турында мәкалә язарга командировкага килдем, ди. Шуннан киттек танышып. Тахир абыйның да журналист ролендә беренче көне икән, ә мин аның беренче “герое”. Алабуга пединститутын тәмамлап, җиде ел Менделеев районының Камай авылы мәктәбендә эшләп, Мамадыш районында чыга торган “Коммунистик хезмәт өчен” газетасына журналист булып килгән икән. Шул көнне үк редактор үзен, җәяүләп кенә, Түбән Ушма басуына редакция бурычын үтәргә җибәргән. Җүнле генә мәкалә язып чыгарды минем турыда. Шуннан соң Тахир абыйның хезмәт юлын гел күзәтеп килдем.Тиздән яшь белгечнең тырышлыгын күреп алып партия райкомына инструктор итеп алалар. Галина Рылова кул астында идеология фронтында көч куя ул. Районның иң ерак авылларына командировкалар гадәти күренешкә әверелә. Бик кыен вакытлар була ул. Илдә “үзгәртеп кору” җилләре исә. Күнегелгән яшәү рәвеше дә, эшкә мөнәсәбәтләр дә үзгәрешләр кичерә. Кешеләрнең аңында борылыш ясарга кирәк. Ахыр килеп, илдә күппартияле система урнашкач, Тахир Әюп улы район газетасына редактор урынбасары булып кайта. Шулай итеп, туган ягына якынрак булу теләге белән бу якларга кайткан язмам герое Мамадыш районың иҗтимагый-политик үсеше өчен 7 ел вакытын бирә. Мамадыштан киткәч берара Татарстан телевиденисендә журналист буларак көч куя, яңалыклар редациясендә эшли.
Шул елларда Тахир абый якташы, Ульян шәхәрендә мединститут бетергән Наилә ханым белән гаилә коралар. Мәхәббәт гөлләре булган бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Ул бүгенге көндә “Роспотребнадзор” системасында җаваплы белгеч. Наилә ханым Республика клиник хастахәнәсендә кешеләрнең тәнен дәваласа, Тахир әфәнде кешеләрнең рухын баета. 2000 нче еллар башыннан алып лаеклы ялга киткәнче Тахир Әюп улы “Мәгариф” журналы редакциясендә эшли. Эшли дип әйтү генә аз булыр, ул редакциянең йөрәге булды. Бүлек мөхәррире итеп билгеләнгән журналист гуманитар фәннәрне – тарих, җәмгыять белеме кебек заманы өчен катлаулы булган фәннәрне үз канаты астына ала. Шушы фән укытучылары Тахир абый аша үз эшләрендә методик ярдәм дә, танылу-күренү дә алдылар. Журналда бастыру өчен мәкалә әзерләсәң, иң беренче ул Тахир абыйның таләпчән каләме аша уза. Ул шунда ук автор белән элемтәгә кереп, җитешмәгән җирләрен төзәтергә, өстәмәләр кертергә күрсәтмәләр бирә, өстәмә мәгълуматлар сорап ала. Алай да барып чыкмаса, кытыршы җирләрен үзе көйләп куя. Бөтен өлкәдән бемле шәһес ул. Коллегалары арасында да хөрмәте зур булды аның. Аннан киңәш сорыйлар, “безнең энциклопедия” дип шаяртканнарын да ишеткәнем булды. Тахир Әюп улы “өстәл арты” журналисты гына булмады. Һәрвакыт юлда, эзләнүдә булды.Үз тирәсенә журнал белән актив хезмәттәшлек итүче авторларны туплап, шулар белән берлектә районнарга чыгып төбәк тарихына багышланган фәнни конференцияләр уздыру ул эшләгәндә системалы чарага әверелгән иде. Менделеевск, Арча, районыбызның Усали мәктәпләрендә узган шундый конференцияләрне укучыларым хәзер дә җылы хисләр белән искә алалар. Үзебезнең борынгы Болгар шәхәрлеге Кирмәнчек җирендә ачык һавада узган очрашуга ярты район мәктәпләреннән катнашканнар иде. Ул бит үзе генә килми, шунда ук күренекле шәхесләрне дә үзе белән ияртә. Галимә Тәэминә Биктимирова, язучы Шаһинур Мостафин, балалар өчен китаплар авторы, галим Ринат Нуруллин, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин, техник фәннәр кандидаты Ленар Гайсин белән очрашулар оештыруның да иницаторы Тахир Әюп улы иде. Шунда ук журналны пропогандалау, подписка эшен дә җәелдереп ала. Укучылар һәм укытучылар өчен журнал битләрендә оештырылган бәйгеләрнең бүләкләү тантаналарын уздыруны да тиешле югарылыкта уздыру өчен күп көч куйды Тахир абый.
Эш вакытында булган профессиональ сыйфатлар эштән киткәч шунда кала инде ул. Ә менә шәхси сыйфатлар алар соңгы сулышыңача үзең белән. Танышуыбызга 40 елдан артып китсә дә, Тахир әфәнде белән арабыз өзелмәде, ул аралар суынуга юл куймый, ниндидер күренмәс җепләр белән үзеннән ерагаерга бирми. Күңеле яхшы аның, һәрвакыт ярдәм итәргә, әйбәт киңәшләрен бирергә әзер тора. Астыртынлык, явызлык юк аның күңелендә. Аның белән бер сөйләшеп утыру – үзе бер гомергә тиң, акылы һәм сабырлыгы, тормышны сөюе һәм яшәлгән һәр мизгелгә рәхмәтле булуы сокландыра. Әнә шундый, кешеләрне тыңлый белүче, киңәшләре, үгет-нәсыйхәтләре белән күпләргә ярдәм итүче, миһербанлы, башкалар хәсрәтенә, кайгысына беркайчан да битараф булмаучы, һәркемгә хөрмәт, ярату белән караучы, беркайчан беркем белән дә сүзгә килмәс, кешеләр белән аралашырга, аларны сөендерергә яратучы дустым булуына сөенеп бетә алмыйм. Ул гына да түгел, синең уңышларыңны күреп, үсендереп тә куяр.
16 октябрьдә Сабирҗанов Тахир Әюп улының олуг юбилее. Аны бик сөенеп бу бәйрәме белән котлыйбыз, шатлык –куанычлар белән тулган алдагы көннәр, гаиләсендә иминлек, күңел тынычлыгы телибез. Кешенең көтмәгәндә генә очрашып, гомер буена якын кешең, яшәү өлгең булып калуына бер мисал ул.
Редакциядән: Таһир Әюп улын «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе исеменнән олуг юбилее белән котлыйбыз. Сез безнең өчен һәрвакыт үрнәк. Киләчәктә исәнлек-саулык, имин, тыныч тормыш телибез. Якыннарыгызның җылысын тоеп, сөенеп яшәргә язсын!
Комментарийлар