«Татар кызы, Татар егете – 2025» бәйгесенең җиңүчеләрен билгелиячәкләр
Финал 9 декабрь көнне узачак.
Октябрь аенда Казан шәһәре мәктәпләрендә «Татар кызы, Татар егете – 2025» конкурсы старт алган иде. Аның финалы 8 декабрь көнне Ленин мәдәният сараенда узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Йомгаклау чарасында район турларында җиңү яулаган 8 кыз әм 8 егет «Татар кызы» һәм «Татар егете» исеме өчен көч сынашачак.
Финалистлар арасында:
- Совет районыннан 171 нче мәктәп укучысы Зәмирә Зарифуллина, 125нче гимназия укучысы Илизә Шакирова, А.Алиш ис. 20 нче гимназия укучысы Рөстәм Сираҗиев, 141 нче гимназия укучысы Ризван Кыямов;
- Авиатөзелеш районыннан 37 нче гимназия укучысы Диләрә Заһирова, 33 нче гимназия укучысы Камил Садыйков ;
- Мәскәү районыннан – Л.Н.Мурысин ис. 94 нче гимназия укучысы Әдилә Нургалиева, Ш.Мәрҗани ис. 2 нче татар гимназиясе укучысы Рифнур Нәҗмиев;
- Киров районыннан 152 нче гимназия укучысы Тимерлан Гайнулин, 15 нче татар гимназия укучысы Камилә Низамова;
- Яңа Савин районыннан 155 нче гимназия укучысы Ислам Сабиров, «Адымнар» полилингваль комплексы укучысы Таңсылу Хәсәнова;
- Вахитов районыннан Советлар Союзы Герое А.С. Умеркин ис.116 нчы лицей укучылары Әминә Әхмәтҗанова, Динияр Нигъмәтуллин;
- Идел буе районыннан 83 нче лицей-мәгариф үзәге укучысы Мәрьям Сабирова, «Галәм» 18 нче гимназия укучысы Кәрим Галиев.

Финалда катнашучылар визит карточкасы, иҗади номер күрсәтәчәк. Өченче бирем шарты буенча халык язучысы Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган чыгыш күрсәтелергә тиеш. Катнашучыларның осталыгын традиция буенча мәртәбәле жюри бәяләячәк. Иң югары балл җыйган конкурсантлар җиңүче – «Татар кызы» һәм «Татар егете» исемен алачак. Барлык катнашучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Фото: Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

Комментарийлар