Укытучыларның хезмәт хакын арттырырга тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасы депутатлары укытучы хезмәте хакының база ставкасын кимендә ике минималь хезмәт түләве дәрәҗәсендә билгеләргә тәкъдим иттеләр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Документта билгеләп үтелгәнчә, дәүләт һәм муниципаль мәктәпләрдә эшләүче педагогларның хезмәт хакы педагогик йөкләнеш нормасын (педагогик сәгатьләр) үтәгән очракта Россия Федерациясе субъектында билгеләнгән минималь хезмәт түләвенең икеләтә күләменнән түбәнрәк була алмый.
Депутатлар фикеренчә, бүгенге ставка укытучыларга лаеклы хезмәт хакын тәэмин итми. Шуңа күрә педагоглар артык йөкләнеш алырга мәҗбүр, бу исә профессиональ януга һәм профессиядән китүгә китерә.
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар