«Милли мультфест» татар телен саклый
Кинофестиваль балалар кинематография иҗатын үстерүгә һәм татар халкының мәдәни мирасын саклауга юнәлдерелгән. «Милли мультфест»ның төп максаты — татар телен саклау, тамашачылар мәдәниятен үстерү, кыска метражлы уен фильмнары төшерү ярдәмендә балалар һәм яшүсмерләрнең рухи, интеллектуаль һәм иҗади өлкәләрен баетуга ярдәм итү.
Бу кинофестивальдә катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Быелгы конкурска Татарстаннан гына түгел, Россия төбәкләреннән дә 505 гариза бирелгән. «Милли мультфест» та 7-17 яшьлек балалар һәм иҗат коллективлары катнаша. “Бу конкурс кына түгел, бу тулы бер галәм. Бу ярыш кына түгел, ә үсеш, тәҗрибә уртаклашу һәм безнең анимацион бергәлекне ныгыту өчен бәяләп бетергесез мөмкинлек тә», - дип фикерләре белән уртаклашалар фестивальдә катнашучылар.
«Милли мультфест» V кинофестиваленең шорт-листына Татарстаннан һәм илебез төбәкләреннән балалар бакчалары, сәнгать мәктәпләре һәм студияләре, иҗат үзәкләре коллективларының 19 эше кертелгән иде. Жюри составына Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының ис. Г. Тукай, Россия Федерациясенең атказанган артисты Рамил Төхфәтуллин, «Татармультфильм» анимация студиясенең баш режиссеры Сергей Киатров, Әлмәтнең «ДАЛИНА графикс» студиясе директоры һәм супервайзеры Айнур Дәүләтов һәм анимация фильмнары режиссеры, dala Animation студиясе җитәкчесе Дилшат Рәхмәтуллин (Казахстан), дип хәбәр итә проектны оештыручылар.
Фестивальнең оештыручылары - Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Комиссия, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Казан дәүләт мәдәният институты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ, «Татаркино»ТР Дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе.
Фото: «ТатарКино» матбугат хезмәте





Комментарийлар