Тарихтан БДИ кемнәр өчен мәҗбүри булачак?
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы берничә социаль-гуманитар юнәлешләр буенча укырга кергәндә, тарих фәненнән БДИны тапшыру мәҗбүри булачак дигән үзгәрешләрне раслады.
2026 елның 1 мартыннан университетлар 2026/2027 уку елының кабул итү кампаниясе барышында нинди фәннән (җәмгыять белеме яки тарих) имтихан тапшыруны мөстәкыйль рәвештә билгели алачак. Яңалыклар «Социология», «Юриспруденция», «Конфликтология», «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә», «Сервис» һәм башка охшаш белгечлекләргә кагылачак. Әмма 2027/2028 уку елыннан әлеге юнәлешләр өчен тарихтан БДИ мәҗбүри булачак.
Закон нигезендә мәгариф оешмалары 2026 елның 20 гыйнварына кадәр укырга керү сынаулары исемлеген билгеләргә тиеш.
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар