Игелеккә өйрәтү дәресләре
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында «Хезмәт итәргә өйрәтү» («Обучение служением») федераль программасының Татарстанда үсеше хакында сөйләштеләр.
Әлеге проект яшь буынны белем бирү системасы аша халыкка, игелекә хезмәт итәргә өйрәтүне максат итеп куя һәм бүген ул республиканың 19 югары уку йортында гамәлдә.
Программа нигезендә студентлар дәүләт, коммерцияле булмаган яки бизнес оешмаларының социаль юнәлештәге биремнәрен үти, аларны җәмәгатьчелекккә тәкъдим итә, шул рәвешле алган белемнәрен халыкка хезмәт итүгә, игелеккә юнәлтә дигән сүз.
«Кешегә кечкенәдән реаль социаль күнекмәләр үтәргә мөмкинлекләр бирмичә, аннан чын ил гражданын тәрбияләү мөмкин түгел» – дип белдерде ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Владислав Усанов, әлеге программаның ил башлыгы Владимир Путин күрсәтмәсе икәнлеген ассызыклап.
Әйтик, ИТ юнәлеш буенча белем алучы студентлар начар күрүчеләр өчен махсус сайт уйлап чыгара, ә медицина университетында укучы булачак белгечләр инде хәзердән үк начар ишетүче пациентларга ярдәм итү максатында эш алып бара. Бу хакта ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Казан дәүләт энергетика университеты профессоры Варвара Кулькова сөйләде. Сүз уңаеннан, нәкъ менә энергетика университетында бу юнәлеш буенча зур эшләр башкарыла, аның тәҗрибәсен башка уку йортлары да өйрәнә, вуз хәтта махсус фәнни басма да әзерләгән.
Вузлардан кала, әлеге проектта шулай ук 65 партнер оешма катнаша, дип билгеләп үтте Татарстанның үзиреклелек мәгълүмати ресурс үзәге җитәкчесе Айрат Мөбәрәкшин. Аның сүзләренчә, киләчәктә бу проектка урта һөнәри белем бирү уку йортлары укучыларын һәм партнер буларак тагын да күбрәк бизнес вәкилләрен җәлеп итү планлаштырыла. 2026 елда программага нигезләнгән масштаблы семинар да үтәчәк.
Гүзәл Закирова фотолары





Комментарийлар