Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан юбилеена яңа китап

Быел Казан үзенең 1020 еллыгын билгеләп үтә. Истәлекле дата Россиянең иң борынгы шәһәрләреннән саналган каланың бай тарихи-мәдәни мирасын барлау һәм тирәнтен аңлау төрле проектларга нигез салырга мөмкинлек бирә.

Бүген Татамедиада  Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты әзерләгән «Казань тысячелетняя: исторические очерки» басмасын тәкъдим иттеләр. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова журналистларны әлеге хезмәтнең әзерләнү тарихы белән таныштырды. «Казань тысячелетняя: исторические очерки» китабы киләчәктә дөнья күрәчәк Казан энциклопедиясенең нигезе, беренче баскычы булып тора», – диде. Э.Галимова. 

Әлеге уңайдан 21 ноябрендә ТР Фәннәр академиясендә «Меңьеллык Казан» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе дә оештырыла. Конференциянең максаты – Казанның һәм башка борынгы шәһәрләрнең меңьеллык тарихына бәйле мәсьәләләрне өйрәнүдә фәнни тәҗрибә һәм яңа алымнар белән уртаклашу, шулай ук шәһәр агломерацияләре һәм мегаполислары турында тармак энциклопедияләре төзү методикасы буенча фикер алышу. Фәнни форум эшендә Россиянең төрле төбәкләреннән әйдәп баручы галимнәр, тарихчылар, культурологлар, икътисадчылар һәм энциклопедистлар катнаша.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ