Даими авторыбыз - Лидия Константинова юбилеен билгеләп үтә
«Мәгариф» журналының һәр санында штаттан тыш авторларыбызның язмалары басылып чыга. Шулар арасында даими авторыбыз – Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Лидия Константинованың гомер бәйрәме.
«Мәгариф» журналының һәр санында штаттан тыш авторларыбызның язмалары басылып чыга. Шулар арасында даими авторыбыз – Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Лидия Константинованың гомер бәйрәме.
Бүген 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән көндә дә ул укучылары белән районкүләм чарада катнаша. Ул үзе дә матур җырлый, бии, концерт киемнәрен дә оста тегә, балаларны да шуларга өйрәтә.
Мамадыш районының Усали урта мәктәбендә районыбызда гына түгел, республикабыз мөгаллимнәренә дә исеме яхшы билгеле укытучылар династиясе – Роза апа белән Семен дәдәй Пасыевларның кызы ул. Лидия ханым укытучы һөнәрен сайламыйча, журналист булып китсә дә, зур уңышларга ирешер иде, дип уйлыйм. «Мәгариф» журналы, «Нократ» район газетасы, керәшеннәрнең «Туганайлар»ын укучылар аны Лидия Пасыева буларак яхшы белә. «Ватаным Татарстан» да аның мәкаләләрен еш күрергә була.
Ләкин беренче чиратта ул – Укытучы. Аның укучылары район олимпиадаларында алдынгылыкны бирми, бердәм дәүләт имтиханнарында да югары балл җыеп, мәртәбәле вузларга керә. Республикакүләм конкурсларда катнашалар икән – призлы урыннар аларныкы.
Лидия Семен кызы Константинованы барча укучылары, хезмәттәшләре һәм журнал исеменнән олуг юбилее белән тәбрик итәбез. Шәхси тормышыгыз, фидакярь хезмәт үрнәгегез белән Сезгә алга таба да бик күпләргә якты маяктай балкып яшәргә насыйп булсын!





Комментарийлар