Логотип Магариф уку
Цитата:

Каһарманнарга багышланган күргәзмә

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей – мемориалында 5 декабрь көнне “Һәрвакыт каһарманнар” күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә ике датага: Россиядә ирекле хезмәткәрләр көненә (5 декабрь) һәм Ватан Геройлары көненә (9 декабрь) багышлана.

Әлеге проекта  ике тема берләштерелгән, чөнки фронт һәм тыл һәрвакыт бергә Җиңүгә таба бара. Күргәзмәдә геройларның шәхси әйберләрен һәм гуманитар ярдәмнең уникаль үрнәкләрен күрсәтәчәкләр.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк безнең бабаларыбыз «Барысы да фронт өчен!» дигән лозунг белән яшәгәннәр. Махсус хәрби операция уздыруның беренче көннәреннән үк Россия гражданнары бу процесска тылда кушылды, хәрбиләргә ярдәм итү өчен күпсанлы гуманитар йөкләр формалаштырды һәм җибәрде. Шулай ук азат ителгән торак пунктларны торгызырга ярдәм итүче медиклар, төзүчеләр, энергетиклар, коммуналь хезмәтләр эше дә.

Ватанга риясыз мәхәббәт һәм Җиңүне барлык ысуллар белән якынайту теләге буыннан-буынга күчә. Якыныңа ярдәм итәргә омтылуга багышланган күргәзмә. Ул илебезне саклауда буыннарның тарихи элемтәсен күрсәтә. Ачылу тантанасы 5 декабрьдә 14.00 сәгатьтә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында ачылачак.

Фото: ТР Милли музее матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ