Татарстан мәктәп укучылары Казахстан халыкара турнирында алтын медаль яулады
28 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Казахстанның Алмата шәһәрендә химик ярышлар буенча «National Chemical Battles 2025» II Халыкара турнирының йомгаклау этабы узды.
Татарстан Республикасын түбәндәге яшь химиклар тәкъдим итте:
Регина Гыйзәтуллина, Казан ш. 131 нче лицей;
Никита Гомыжов , Казан ш. 131 нче лицей;
Эльза Шәмсетдинова , Казан ш. 131 нче лицее;
Камил Мастюков, Казан ш. 2 нче лицей-интернаты.
Татарстан командасы турнирда югары нәтиҗәләр күрсәтеп, алтын медальләр яулады.
Җиңүчеләр Әл-Фараби исемендәге Казах милли университетында фәнни стажировка узу мөмкинлеге, шулай ук Satbayev University грантларына ия булды.
Команда җитәкчеләре – Татарстан Республикасы җыелма командасы тренеры Курамшин Булат Камил улы һәм КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицей лаборанты Хәсәншина Лия Илгиз кызы.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты





Комментарийлар