Роберт Миңнуллинга багышланган спектакль
«Гомер моңы» – Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының халык шагыйре Роберт Миңнуллинга багышланган премьерасы.
Спектакль шагыйрьнең киңкырлы иҗаты, эшчәнлеге һәм тормышын чагылдыра. Әсәрне сәхнәгә Эльдар Гатауллин куйды. Сценарий авторлары Булат Минкин, Айгөл Минкин һәм Таңсылу Сабирова. Музыкаль бизәлешен Ильяс Камал, рәссамы Сергей Рябин.
Рольләрне Айрат Шәмс, Рамил Вафин, Баязед Кәримов, Алсу Фәйзуллина, Альбина Гайзуллина, Әминә Хөснетдинова, Халидә Сөнгатуллина, Инсаф Хәләүтдинов, Илназ Хәбибуллин, Алсу Шакирова һ.б. башкарды.
Яшь режиссер тамашачы алдында шактый катлаулы сорауларга җавап эзли. Илһам нидән башлана? Балачак хатирәләреннән, мәктәп бакчасыннан, беренче мәхәббәт тарихыннан. Ә бәлки ул дөньяның бары тик матур якларын гына күрә белүче күңелдәге сабый баланың ихлас хыялларыннан, самими теләкләреннән башланадыр?
Сәхнәдәге вакыйгалар һәркемне кадерле балачак, яшьлек елларына алып кайтыр дип ышанабыз. Тормышны ярату һәм гади генә әйберләрдән матурлык күрә белү серләренә бергәләп өйрәник, дигән төшенчәләргә басым ясарга тырышкан...
Тамашачыны фойеда халык шагыйренең катлаулы һәм кызыклы тормыш юлын чагылдырган фотокүргәзмә каршы ала. Әдипләребезне яңа форматта тәкъдим итү чарасына тамашачы зал тутырып килгән.
– Әтинең иҗатын яратучыларга олы рәхмәт. Роберт Миңнуллин сезнең өчен иҗат итте, сезне яратты. Ул сезнең өчен яшәде, сезнең өчен, дип иҗади мирасын калдырды. Аның мирасын саклаган өчен сезгә рәхмәт. Гомерләр уза икән ул, шагыйрь вафатыннан соң да 6 ел узып бара. Ләкин без аны бүген дә үз арабызда тоябыз . Аның исеме, иҗаты яши. “Гомер моңы” – моңа тагын бер дәлил. Актерларга зур рәхмәт – сезнең уен беркемне дә битараф калдырмады. Спектакль бик үзенчәлекле, шул ук вакытта катлаулы һәм мавыктыргыч килеп чыкты. Бүген яшьләрне әдәбият белән мавыктыру авыр. Театр аша төрле формалар ярдәмендә аларны безнең күренекле шәхесләребез белән таныштырып булса, бу – безнең уртак җиңүебез. Авырлыкларга һәм югалтуларга карамастан, игелек, ихласлык һәм чын мәхәббәт барлыгы турында әлеге спектакль. Бу хисләр һәркемдә яши, бары тик аларны тоя белергә генә кирәк. Роберт Миңнуллин нәкъ менә шулай яшәде дә: нинди генә авырлыклар булмасын, ул гомеренең ахырына кадәр саф күңелле булып калды, – диде Р. Миңнуллинның кызы Таңсылу Сабирова.
Автор фотолары
 
        
         
     
                                                             
                                                             
                                                             
                                                             
                                                             
                                                             
                                                    
                        
                     
                                         
                                         
                                         
                                        




Комментарийлар