Шахмат мәктәбенә – 50 яшь!
Бу көннәрдә Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка һәм го буенча махсуслашкан олимпия резервы мәктәбе үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Кичә шул уңайдан Казанның Бутлеров урамында урнашкан мәктәп бинасында тантаналы чаралар узды.
Россиядә генә түгел, дөнья буенча танылган мәктәпнең тарихы 1975 елга, 10 нчы балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе сафка баскан елларга тоташа. 1988 елда аңа данлыклы Татарстан шахмат һәм шашка остасы Рәшит Гыйбат улы Нәҗметдинов исеме бирелә. Биш тапкыр РСФСР чемпионы, шахмат һәм шашка буенча спорт остасы бүген дә әлеге спорт тарафдарлары өчен үрнәк.
1989 елдан шахмат мәктәбе Казанның Бутлеров урамына – ХХ гасырның архитектура һәйкәле буларак танылган тарихи бинага күчә.
Бай тарихлы мәктәп ярты гасыр эчендә 10 000 нән артык спортчы әзерләгән, алар дөнья, Европа, Россия күләмендәге ярышларда 2800 медальгә ия булган. Шуларның 775 е – алтын, 975 е – көмеш, 1100 е – бронза медальләр.
Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка һәм го буенча махсуслашкан олимпия резервы мәктәбе югары дәрәҗәләргә ирешкән укучылары белән горурлана. Алар арасында 16 гроссмейстер, 205 спорт остасы, 825 спорт остасына кандидатлар бар. Бүгенге көндә мәктәптә шахмат, шашка һәм го буенча беренче һәм югары квалификация категорияле 30 тренер-укытучы эшли.
Әлеге белем йорты Россиядә генә түгел, дөнья буенча шахматчыларның игътибарын җәлеп итә. Биредә танылган спортчылар: Михаил Таль, Виктор Корчной, Анатолий Карпов, Сергей Карякин, Ян Непомнящий, Александра Горячкина, Гата Камский, Тимур Гәрәевләр кунак булган.
«50 ел эчендә безнең мәктәп меңләгән бала өчен өйгә әверелде. Монда алар, шахмат, шашка һәм го серләренә генә төшенеп калмыйча, фикер йөртергә, карарлар кабул итәргә һәм максатларына ирешергә өйрәнәләр», – дип ассызыклый Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка һәм го буенча махсуслашкан олимпия резервы мәктәбе директоры Рөстәм Гарифуллин.
Юбилей уңаеннан, шахмат мәктәбен котлап, мәртәбәле кунаклар, мөхтәрәм аксакаллар килгән иде. Алар фойеда оештырылган шахмат күргәзмәсен караганнан соң, чараның тантаналы өлешенә җыелдылар. Биредә мәктәп мөгаллимнәрен, республикада әлеге спорт үсешенә өлеш керткән кешеләрне бүләкләделәр, спорт мәктәбенә атап котлау сүзләре җиткерелде.
Фотолар ТР Спорт министрлыгы рәсми сайтыннан алынды.





Комментарийлар