Логотип Магариф уку
Цитата:

«Чиста мирас» экология олимпиадасының икенче этабы старт алды

Әлмәттә «Чиста мирас» экология олимпиадасының икенче этабы старт алды. Финалга 160 укучы үтте, дип яза «Әлмәт таңнары».

6 көн дәвамында катнашучылар икенчел ресурслар, биотөрлелек, урбоэкология, агроландшафтлар, су объектларын һәм һава бассейнын саклау буенча экспертлардан белем бирү блогында белемнәрен күрсәтәчәк.

Моннан тыш, катнашучыларны цифрлы иҗат академиясеннән фәнни шоу һәм «Чиста булачак» хәрәкәтеннән мәдәни-күңел ачу программасы көтә.

Укучылар арасында олимпиада нәтиҗәләре буенча 15 җиңүче билгеләнәчәк, аларны 31 октябрьдә бүләкләячәкләр.

Фото: Шедеврум

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ