Логотип Магариф уку
Цитата:

Педагогларның бюрократик йөкләнешен киметергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов РФ мәгариф министры Сергей Кравцовка педагогларның бюрократик йөкләнешен 10 процентка кадәр киметү инициативасы белән мөрәҗәгать юллаган.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексына һәм «Россия Федерациясендә мәгариф турында» федераль законга төзәтмәләр кертү турында сүз бара. Документта әйтелгәнчә, укытучы хисаплар, белешмәләр һәм укыту эше белән турыдан-туры бәйле булмаган башка документлар рәсмиләштерүгә эш вакытының 10 процентын гына сарыф итә алуын закон нигезендә теркәргә тәкъдим ителә.

Борис Чернышов фикеренчә, әлеге чараларны гамәлгә ашыру укытучыларга укучылар белән күбрәк эшләргә мөмкинлек бирәчәк, белем бирү сыйфатын яхшыртырга һәм педагогларның профессиональ "яну" дәрәҗәсен киметергә ярдәм итәчәк.

Фото: «Татар-информ»

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ