Логотип Магариф уку
Цитата:

Журналист, педагог, остаз

Озак еллар «Мәгариф» журналында бүлек мөхәррире булып эшләгән Таһир Әюп улы Сабирҗановка гомер буе рәхмәтле мин. Менә ни өчен.

2000нче еллар иде. Педагогларның иң мәртәбәле журналына дәрес эшкәртмәсе җибәреп карарга булдым. Ул вакытта текстны компьютерда бассак та, редакциягә җибәрү ысулы зур конверт белән почта аша иде. Берничә көн узгач, ягымлы гына тавышлы ир-ат телефоныма дәште: «Мәгариф»журналыннан иде бу, Таһир Сабирҗанов булам, дәрес эшкәртмәгезне журналда басарга лаеклы дип таптык». Ул вакытта (әлбәттә бу хәзер дә шулай) педагогик журналда язмаң басылып чыгу зур дәрәҗә инде! Каушап калуымны сизде бугай Таһир абый, язма темасыннан читкәрәк китеп, сораулар бирә башлады:

- Усалида Сезнең фамилияле кешеләр дә бармыни әле анда? Татар авылы булганга әйтәм инде. Керәшеннәрдән Пасыевларны гына белә идем.

- Сез аларны каян беләсез? – дип сорадым елмаеп.

- Районыгыз газетасында, Мамадыш райкомында эшләдем мин. Ул якларда аларны белмәгән кеше юк инде ул, - диде әңгәмәдәшем. 

- Шуларның кызлары булам инде мин, - дидем әти-әниемнәрне белүенә сөенеп һәм үземнекеләр белән горурланып. 

Әнә шулай Таһир абый белән танышуыбыз бик җайлы килеп чыкты. Соңрак аларны әти-әнием белән кабат очраштыру да насыйп булды әле.  Аралаша башлагач, мин аның Әтнә якларыннан   килеп, үзем укыган Алабуга дәүләт педагогия институтына белем алганын, бер үк факультетта укып, бер үк укытучыларда укыганыбызны да белдем. Вузны тәмамлагач, Менделеев районында укытучы, мәктәп җитәкчесе булып эшли ул, соңыннан язмышын журналистика белән бәйләргә карар кыла.  

Беренче язмам басылган көннән башлап, Таһир абый кабат язарга гел үсендереп торды мине. Дәрес эшкәртмәсе язу мәкалә язудан нык аерыла. Эшкәртмәне язып кына журналга тәкъдим итеп булмый: аны башта язасың, аннары, максатына карап, мәктәптә укучылар белән уздырасың, аның уңай һәм тискәре якларын бәялисең – соңыннан гына журналга тәкъдим итәргә була. Әле журналның үз таләпләре. Таһир абый аларны җайлы итеп кенә аңлата, төзәттерә, тәкъдимен кертә. Шуннан соң гына синең эшкәртмәңне басарга мөмкиннәр. Остазым Таһир Әюп улының белеменә, педагогларча тактлылыгына, гадилегенә, кече күңелле булуына, кешеләрне хөрмәт итә белүенә гомер буе сокланам. 

«Мәгариф» журналында эшләгәндә нинди генә конференцияләр, тәҗрибә уртаклашу өчен төрледән-төрле «түгәрәк өстәлләр» оештырмады икән ул? Милләтебезнең олпат затлары – РафаэльМостафин, Равил Фәйзуллин, Вахит Имамов, Шаһинур Мостафиннар белән танышып кайта идем. Шулар белән аралашкач, «кешенең бөеклеге гадилектә икән» дигән нәтиҗәне шул вакытта ясадым. Автографы китаплар белән кайткач, укучыларым, коллегаларым арасында да рәхәт була торган иде.

Үзебезнең мәктәптә узган конференцияләрдә укучыларыбыз бөек галимебез, Татарстан тарихыбуенча китаплар авторы, археолог Фаяз Хуҗин, татар хатын-кызларын данлаган Тәэминә Биктимерова, үзе галим, үзе шагыйрь Ринат Нуруллин, техник фәннәр кандидаты Ленар Гайсиннар кебек чын галимнәрне күрделәр. «Мәгариф» журналы оештырган чараларда катнашканлыктан, республикабыз районнарындагы бик күп мәктәпләрдә булырга, мактауга һәм хөрмәткә лаек укытучылар белән аралашырга туры килде. 

Бу көннәрдә Таһир Әюп улы Сабирҗановка 70 яшь тула. Тормышын журналистика белән бәйләсә дә, югары белемле педагог буларак, ул үз һөнәренә дә тугры калып, ике өлкәне бергә тыгыз бәйләп алып бара алган шәхес. Лаеклы ялдагы Таһир абый хәзер дә бик игътибарлы кеше. Бәйрәмнәрдә, халык әйтмешли, олы башын кече итеп, Таһир абый котлагач,  кәефләр күтәрелеп китә. Вакытлы матбугатта мәкаләм чыкса, укып чыкканын белдереп, тагын шалтыратып ала ул. Өлкәннәр декадасы, Укытучылар көне, Таһир абый Сабирҗановның туган көне дә булган октябрь аенда юбилярыбызга иң изге теләкләрне юллап, рәхмәт әйтәсе килә. 

Лидия Константинова- Пасыева, Мамадыш районы Усали урта мәктәбе укытучысы.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ