«УРАМ» экстрим-паркы идеяләр мәйданы
27 июньдә Яшьләр көне уңаеннан укучы һәм эшләүче яшьләр бер урынга – Казандагы «УРАМ» экстрим-паркына җыелачак. Очрашу «Хыял», «Горурлык», «Бердәмлек» шигаре астында уза.
«Яшьләр көне – бүгенге көндә Татарстан яшьләренең никадәр төрле, актив һәм мөстәкыйль булуын, аларның үсеше өчен нинди мөмкинлекләр барлыгын күрсәтү ул. Быелгы Яшьләр көне концепциясе – лозунг кына түгел, һәр яшь кешенең шәхси тормыш маршруты: яңаны белү, үзенең кызыклы эшен табу, идеяләрне конкрет проектларга әверелдерүгә юл ачу. Бу көнне бәйрәмгә килгән яшьләрнең мәгариф, спорт, иҗат, волонтерлык, эшмәкәрлек һәм иҗтимагый тормышта нинди мөмкинлекләр барлыгын күрүләре мөһим», – ди ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
«УРАМ» экстрим-паркы әлеге бәйрәмнең үзәк мәйданчыгы булачак. Анда мәгариф, иҗат, карьера үсеше, аралашу, яшьләр башлангычлары, спорт уеннары белән бәйле чаралар узачак, махсус мәйданчыклар эшләячәк.





Комментарийлар