Венера Гафиятуллина: «Имтихан – тормышның бер этабы гына»
4 июньдә 11 нче сыйныф укучылары рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшыра. Без Казанның Совет районындагы «Унбер» күп профильле лицее базасында оештырылган имтихан үткәрү пунктында булып кайттык.
Казан шәһәре Совет районындагы «Унбер» күп профильле лицееның педагог-психологы Венера Гафиятуллина укучыларны имтиханга әзерләү һәм алар өчен уңай психологик мохит тудыру буенча эшчәнлеге турында сөйләде.
Аның сүзләренчә, балаларга даими рәвештә «син булдырасың, бу – тормышның бер этабы гына» дип әйтү мөһим.
Бу ышаныч укучыларга дулкынлануны җиңәргә ярдәм итә.
Педагог-психолог имтиханны өлкән тормышка әзерлек этабы, ягъни “тормышка тренировка” буларак бәяләде.





Комментарийлар