Мәгъсүм Насыйбуллинның тууына 100 ел
17 октябрь көнне Кукмара районы Байлангар авылында язучы, юрист, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, авылдашыбыз Мәгъсүм Насыйбуллинның тууына 100 еллык юбилее уңаеннан искә алу чаралары узды.
Мөхтәрәм кунакларыбызны Байлангар мәдәният йорты фойесында Мәгъсүм аганың тормыш һәм иҗат юлына багышланган күргәзмә белән авылдашыбыз, хезмәт ветераны Рафаэль Ярмиев таныштырды. Истәлекләре белән уртаклашты.
Мәдәният йортында урнашкан китапханәдә мәктәп укучылары, укытучылар белән очрашу булды. Төп чара район мәдәният йорты сәхнәсендә бик зурлап үткәрелде. Авылдашыбызны искә алу чараларында, филология фәннәре докторы, танылган әдәбият белгече, диктор, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллин; Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе иясе Зиннур Мансуров; хокук белгече, юридик фәннәр докторы, профессор, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган юристы Флүр Баһаутдинов катнашты һәм чыгыш ясады.
Мәгъсүм Нәҗип улы 1925 елның 15 октябрендә Татарстанның Кукмара районы Байлангар авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, башта МТСта эшли, аннары башлангыч мәктәптә укыта. 1943 елның сентябрендә ул Кызыл Армия сафларына алына, хәрби аэродромда хезмәт итә. Аннары, алты айлык хәзерлектән соң, фронтка җибәрелә, Көнчыгыш Пруссиядә барган сугышларда катнаша.
Сугыштан соң Мәгъсүм Насыйбуллин, юрист һөнәрен алып, башта Свердловск өлкәсендә, аннары Казакстан һәм Башкортстанда, ә 1970—1981 елларда Татарстан Республика прокуратурасында хезмәт итә.
Үз иҗатын ул очерклар язудан башлап җибәрә, соңга таба әдәбиятның проза жанрына килә. Аның 1968 елда русча "Конец опасной тропы" дигән беренче китабы, ә 1970 елда Башкортстан китап нәшриятында "Юрист язмалары" исемле икенче китабы дөнья күрә. Аннан соң язучының бер-бер артлы "Без капчыкта ятмый", "Телсез шаһитлар", "Төнге ату", "Алтын алка", "Яшерен касса", "Йөрәк таш түгел", "Кайтаваз", "Капкын", "Тукран тәүбәсе" һ.б. исемле китаплары басылып чыкты.
Язучының әсәрләрендә хокук һәм тикшерү оешмаларында эшләүче кешеләрнең авыр да, хәтәр дә хезмәт атмосферасы тасвирлана, тормышта очрый торган күптөрле җинаять, хокук бозу күренешләренең һәм социаль тамырлары һәм сәбәпләре эзләнелә, җәмгыятьтә тәртип һәм законнарны саклауда һәр кешенең җаваплы икәнлеге искәртелә.
Чара тирән эчтәлекле, үткәнне һәм бүгенгене тоташтырган бер мизгел булып күпләрнең хәтерендә калыр дип ышанып калабыз.
Кукмара районы Байлангар авылы мәдәният йорты директоры Әһлиуллина Минзәлия Габдрафыйк кызы
Автор фотолары
Комментарийлар