Логотип Магариф уку
Цитата:

Максим Горькийның тууына 158 ел тула

28 март көнне А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда бөек язучының тууына 158 ел тулуга багышланган чаралар узачак.

Программада уникаль күргәзмәләрнең презентациясе («Горький-АРТ», «Шел по выставке трамвай»), язучы исемендәге әдәби премияне тапшыру, музыкаль чаралар каралган.

Чаралар программасы:

11:00 – А.М.Горький бюстына тантаналы рәвештә чәчәкләр чалу (Горький ур., 34).

11:30 – Шәһәр үзәге буйлап «По улицам этим Горький ходил» дип аталган экскурсия.

13:00 – Төп экспозиция: Алексей Пешковның Казандагы тормыш юлын ачып бирә торган «Писатель-герой-эпоха» дип аталган экскурсия.

Көннең төп чарасы 15.00 сәгатьтә башланыр дип көтелә – «День Горького» бәйрәм киче кысаларында А.М.Горький исемендәге әдәби премиясе тапшырылачак. Премия ел да Казан әдәбиятчыларына бүгенге рухи мираска керткән өлешләре өчен бирелә. Кич «Горький и музыка» әдәби-музыкаль композициясе белән дәвам итәчәк. Казан консерваториясе студентлары һәм мөгаллимнәре башкаруында язучының яраткан композиторлары әсәрләре башкарылачак. Кич азагында кино күрсәтү планлаштырыла. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ