«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2026» бәйгесе җиңүчесе исеме билгеле
Бүген, 23 март, Казандагы «Әкият» татар дәүләт курчак театрында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы - 2026» Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен игълан иттеләр.
"Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2026" титулына Казан шәһәре Совет районы 11 нче күпрофильле лицей татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резедә Зөфәр кызы Курамшина лаек булды.
III УРЫН – Зәлия Мөдәрис кызы Гыймазова, Мамадыш шәһәре академик Камил Вәлиев исемендәге 2 нче лицей-мәгариф үзәге;
II УРЫН – Илзам Әгъзәм улы Хаҗиев, Яр Чаллы шәһәренен 79 нчы лицей-интернаты.
Фото: Фәния Лотфуллина





Комментарийлар