Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Татарстан Республикасының 2026 ел укытучыларын билгелиячәкләр

Бүген Казанда «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына йомгак ясалачак һәм Татарстан Республикасының иң яхшы укытучысы билгедәнәчәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россиянең Ел укытучысы - 2026» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының конкурс сынаулары тәмамлана. 

19 мартта конкурсантлар берьюлы ике конкурс сынавы үттеләр.

Беренчесе – «Блиц-турнир», ул катнашучыларга командада эшләгәндә үз мөмкинлекләрен күрсәтергә һәм профессиональ бурычларны нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирде. Төркемнәрдә катнашучылар үзләренең һөнәри эшчәнлекләренә бәйле ситуацион бурычлар турында фикер алышты.

Бурычлар үзләре реаль педагогик ситуацияләрдән эшләнгән.

Аның нәтиҗәләре буенча жюри өченче турда һәм «Мәгариф проекты» соңгы сынауда катнашучыларны билгеләде: «Ел укытучысы» һәм «Педагогик дебют» номинацияләрендә һәркайсында 5әр катнашучы.

«Россиянең Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсын уздыру «Педагоглар һәм Остазлар» федераль проектының «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ