Туган тел сагында
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы – колач җитмәс илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез белән тоташтыручы бер күпер. Ике арадагы әлеге күренмәс күпер аша эз суытмаучы тынгысыз шәхес, төбәкара хезмәттәшлек секторының җитәкчесе Гөлия Фәргать кызы Мусина белән милләттәшләребез өчен башкарылган эшләр, туган телебез һәм фидакяр хезмәт серләре турында сөйләштек.
– Мәктәп елларындагы сочинениегә язылган «Үскәч укытучы булам» дигән сүзләргә мөнәсәбәтегез вазгыять белән бергә үзгәрмәдеме?
– Һич юк! Үз һөнәремә үлеп гашыйк кеше мин. Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында зур гаиләдә туып үстем. Әти-әни, әби-бабай янында биш бертуган тәрбияләндек. 5 яшьтә үзлектән өйрәнеп китаплар укый, хатлар яза белә идем инде. 18 яшьлек мөгаллимәбез Гүзәлия апа Миначева чакыруы белән беренче сыйныфка укырга кергәндә, 6 яшь тә тулмаган иде әле. Орчык кадәр генә кызчык булып мәктәптә укый башлауга ук, үземә укытучы булу «хокукын» алдым: бертуганнарымны тезеп утыртып, коңгырт төстәге шкаф ишегенә акбур белән яза-сыза көн саен «дәрес бирә» идем.
8 сыйныфны бетергәч, Казанга китәсем килде. Әнинең икесе дә сәүдә техникумын тәмамлаган апалары мине дә шунда барырга үгетләделәр. 90 нчы еллар. Үзгәреш чоры. Янәсе, укытучы һөнәренең абруе юк, сәүдә өлкәсендә зур уңышларга ирешергә була... Өлкәннәргә каршы килмәдем, документларымны сәүдә техникумына илтеп тапшырдык... Шуннан авылга кайттым да ай буе еладым. Укытучы булу – үземне белә башлаганнан бирле сабый күңелемдә йөрткән изге хыялым иде бит. Әни түзмәде, документларны алып, педагогика көллиятенә илтеп бирдек. Мине шулай бәхет басты. Татар төркемендә укыдым, күңелле иде. Иптәшләремне: «Хәзер сезгә алма жарить итәм», – дип, мишәрчә дулкынландырып, бәрәңге кыздырып ашатканымны һаман көлешеп искә алабыз.
Укытучы нинди булырга тиеш дигән үрнәк күрсәткән укытучыларыма гомер буе рәхмәтлемен. Башлангычта укыткан беренче укытучыбыз Гүзәлия Миначева да, көллияттәге мөгаллимәбез Фаина Хөсәенова да педагогика серләренә генә төшендерү белән беррәттән, тормышка өйрәттеләр, беркатлы авыл балаларыннан кеше ясадылар.
Көллиятне тәмамлап, дәүләт имтиханнары тапшырганда параллель рәвештә институтка укырга керергә дә имтихан биреп була иде. Шул рәвешле укырга керүемне өйдәгеләр белми дә калды.
Беренче эш урыным – Казандагы 65 нче татар-рус мәктәбе. Рәхәтләнеп искә алам ул елларны, бергә эшләгән хезмәттәшләрем белән һаман элемтәдә.
Милли күтәрелеш башланган елларда татар теле укыта башладым. Кияүгә чыккач, Биектауга күчендек. Шул чакта 26 яшьлек япь-яшь кызда потенциал күреп, эшкә өйрәткәне өчен Биектау районы мәгариф бүлегенең ул чактагы җитәкчесе Вячеслав Иванович Ковалевка гомер буе зур рәхмәтлемен. Үзем дә сынатмадым. Тәвәккәллек тә, чаялык та җитәрлек иде. Эшемне җиренә җиткереп башкардым, татар класслары ачтык, укытучыларны җыйдык. Министрлык та нәтиҗәләребезне күреп алды. Вячеслав Иванович үзе дә шулай дәрәҗәсен күтәргән өчен миңа рәхмәтле булды.
Министрлыкка эшкә килгәндә, мин инде шактый чыныккан, эш үзенчәлекләрен укытучы күзлегеннән дә, җитәкчелек югарылыгыннан да карарга өйрәнгән идем.
– Министрлыкта эшли башлавыгызга да ике дистә елга якын. Илебезнең Сез барып җитмәгән татар яшәгән почмагы калмагандыр. Төбәкара эшчәнлек нидән гыйбарәт?
– Билгеләнгән вакытта бик курыктым бу вазифадан. Татарстан күләмендә эш башкача корыла бит, «тиеш» дип эшлибез һәм таләп итәбез. Төбәкләрдән таләп итә алмыйм, ләкин эшнең нәтиҗәсе дә булырга тиеш. Моны көчле дипломатия аша гына башкарып чыгып була.
Татарстан Республикасы Конституциясенең 14 нче маддәсе нигезендә эшлибез. Республикабызның башка төбәкләр белән хөкүмәтара килешүләре бар. Мәгариф өлкәсенә кагылышлы пунктларны тормышка ашырабыз. Икенче зур миссиябез татарлар белән бәйле. Бөтендөнья татар конгрессы белән татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә һәм чит илләрдә күләмле эш алып барыла. Мәгариф министрлыклары белән килешүләр төзегәндә, татар мәктәпләре булган җирдә бер пункт куеп калдырабыз: Татарстан булыша, ә төбәк туган телләрне өйрәтү өчен шартлар тудыра. Бүгенге көндә Россиянең 28 төбәгендә татар теле укытыла. Туган телләрне өйрәнгәндә, өч фактор булырга тиеш: дәреслек, укытучы һәм әти-әниләрнең ризалыгы. Бүгенге көндә федераль исемлеккә кергән 89 дәреслегебез бар. Аларны Россия Федерациясенең теләсә кайсы мәктәбендә кулланырга мөмкин. Регионнардагы татар теле укытучылары энҗе бөртекләре кебек, һәркайсын шәхсән беләм. Ел саен бушлай квалификацияне күтәрү курслары уздырыла. Мәгарифне күтәрү институты белән берлектә һәр елны 50 дән артык укытучы белемен күтәрә. Югары уку йортларында максатчан әзерләү өчен студентлар да кабул итәбез, ләкин Казанда калу факторы бик көчле, моны кире кагып булмый. Шуңа күрә ел саен төбәкләрдә ныгытып эшләүче, телне белгән потенциал 35 укытучыга әзерлек курслары уздырып, татар теле һәм әдәбияты укытучысы дигән дәүләт үрнәгендәге диплом тапшырыла.
Региондагы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының дәрәҗәсен җирле җитәкчелек каршында да күтәрергә тырышабыз. Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучылары конкурсы, Бөтенроссия туган тел мастер-класслары уздыруның максатларының берсе шул. Татар мәгарифе көннәре кысаларында илебез буйлап тыгыз хезмәттәшлеккә нигезләнгән элемтәләр урнаштырабыз, тәҗрибә алмашабыз. Агымдагы елда 12 төбәккә чыктык. Ел башында Волгоградтан тотындык. Зур мәчетле татар авылларында татар теле укытылмый иде. Күләмле эш башкарылды, дәреслекләр белән тәэмин иттек, укытучыларны әзерләдек. Хәзер, шөкер, татар теле укытыла. Балалар олимпиадаларда катнаштылар. Иркутск белән дә шул ук хәл, бүген анда 8 мәктәптә татар теле укытыла.
Төрле төбәкләрдән килеп, олимпиадаларда катнашкан балалар җәен дуслыкларын лагерьларда дәвам итә. Алай гына да түгел, узган атнада гына берсенең әнисе шалтыратты. Заманында лагерьда танышып дуслашкан балаларның никахы дип шатлыгын уртаклаша. Димәк, без әле аларны кавыштырабыз да.
– Республикабыз мәктәпләренә төбәктәге мәктәпләр белән хезмәттәшлек итү бурычы да куелган бит әле.
– Әйе, төбәктәге һәр мәктәпне колачлау өчен, милләттәшләребез туган телләрендә белем алуда ярдәмне һәм теләктәшлекне даими тойсын өчен, система шулай корылган. ТР районнары белән төбәкләр арасында килешүләр төзелә. Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә республикабыздагы һәр муниципаль район татарлар күпләп яшәгән регионга беркетелә. Әйтик, Түбән Новгородка барганда, делегация составына Яшел Үзән мәгариф вәкилләрен чакырдык, Марий Элга – Биектау мөгаллимнәре, Свердловскига Чаллыныкылар белән бардык.
Мондый аралашу ике як өчен дә кирәк. Татарстан мәктәпләре арасында да горурланып китеп, «Ой, без әйбәт эшлибез», – дип йөрүчеләр бар. Ә төбәкләрдәге вазгыять белән танышып кайткач уйлана башлыйлар. Карале, ят мохиттә, шартлар тудырылмаган килеш тә ничек татарлыкны саклый беләләр дип «җиргә төшәләр», гыйбрәт алалар.
Төбәкләрдә сокланырлык эшләр күп. Ә иң мөһиме – милли белем һәм тәрбия бирүдәге ихласлык һәм риясызлык. Аз сөйләп, күп эшлиләр. 30 нчы елларда динне тел саклап калган булса, хәзер дин телне саклый. Түбән Новгород, Пенза, Башкортстан, Мордовия, Чувашия, Самара, Ставрополь кебек төбәкләр – моның ачык мисалы. Берлектә көч булуын, бергә эшләргә кирәклеген раслый торган оттырышсыз эш алымы бу.
Татарстан мәктәпләре арасында да горурланып китеп, «Ой, без әйбәт эшлибез», – дип йөрүчеләр бар. Ә төбәкләрдәге вазгыять белән танышып кайткач уйлана башлыйлар.
– Татар теленнән Халыкара олимпиадада көч сынашучы балалар – әлеге төбәкара эшчәнлекнең күркәм нәтиҗәсе, димәк.
– Нәкъ шулай! 2012 елда башланган олимпиаданы быел 11 нче тапкыр үткәрдек. 100 баладан башлаган идек, хәзер аның финалында 500 бала катнаша. Дистанцион этапта катнашучылар саны 16 меңгә җитә. Гран-при алучылар арасында японнар, төрекләр, казахлар бар. Чыгыш ясаган чакта, милли аңнарыбызны уятып җибәрергә кирәк булганда, гел аларны үрнәк итеп китерәм: «Карагыз әле, японга, төреккә телебез кирәк, нигә татарга кирәк түгел?» – дим. Япон кызы Мизуки Хакамура Гран-при яулаган иде. Һаман элемтәдә. Өчпочмаклар пешерергә өйрәтеп җибәрдем үзен. Докторлык диссертациясен яклап, үз илендә университетта татар теле укыта. Чиһирро да – япон егете, аны гаиләбез белән татар дөньясы белән таныштырдык, татар җырларына гашыйк итеп җибәрдек. Чит илгә барырга туры килсә, очрашмый калмыйбыз. Гомумән, һәр бала белән элемтәләр саклана, алар – безнең өебездә дә, республикабызда да, кадерле кунак.
– Чит төбәкләр республикабыздан тагын нинди ярдәм көтә?
– Методик ярдәм бар, укытучылар бар, әти-әниләрнең туган телне өйрәнүгә ризалыгы бар. Бүгенге көндә регионнарга материаль-техник база кирәк. Әгәр аны да яңарту мөмкинлеге табылса, бик әйбәт булыр иде. Республикабыздан читтә яшәүче милләттәшләребез безгә – татарга кирәк. Ә Татарстан – аларга ныклы терәк. Россиянең төрле почмакларыннан кайтаваз булып килеп ирешкән рәхмәт сүзләре шул хакта сөйли.
Мәгариф министрлыклары белән килешүләр төзегәндә, татар мәктәпләре булган җирдә бер пункт куеп калдырабыз: Татарстан булыша, ә төбәк туган телләрне өйрәтү өчен шартлар тудыра.
Бүгенге көндә Россиянең 28 төбәгендә татар теле укытыла.
Төбәкләрдә сокланырлык эшләр күп. Ә иң мөһиме – милли белем һәм тәрбия бирүдәге ихласлык һәм риясызлык. Аз сөйләп, күп эшлиләр. 30 нчы елларда динне тел саклап калган булса, хәзер дин телне саклый.
Фото шәхси архивтан





Комментарийлар