Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сириус. Җәй: үз проектыңны башла»

«Сириус. Җәй: үз проектыңны башла» бөтенроссия белем бирү инициативасы яңа сезон башлануы турында игълан итте.

«Сириус. Җәй: үз проектыңны башла» бөтенроссия белем бирү инициативасы яңа сезон башлануы турында игълан итте. Инициативаның республика операторы – Талантлар университеты. Әлеге программа яшь талантларга проектлар аша  әйдәп баручы компанияләр һәм Россиянең фәнни оешмалары куйган бурычларны үтәргә, тәҗрибә алырга уникаль мөмкинлек бирә.     Проектта катнашучыларга төбәк югары уку йортылары студентлары ярдәм итәчәк. Мәктәп укучылары өчен бу үз һөнәреңне табар өчен үзенчәлекле мәйдан булып тора. Программаны үтүчеләр үз эшләрен «Большиевызовы» бөтенроссия фәнни-технологик проектлар конкурсына юлларга мөмкин.

Проектка 25 октябрьгә кадәр түбәндәге сылтама буенча теркәлергә була: https://clc.to/SL_Reg_Uchastnik_25-26.   Программаны гамәлгә ашыру вакыты – 2025 елның 1 ноябреннән 2026 елның апрель ахырына кадәр. Йомгаклау -15 майдан соң.

Сорауларны7 (999) 163-81-93 телефоны аша, шулай ук Telegram: @adnabiullin аккаунты аша юллага мөмкин.               

Фото – ТР Мәгариф һәм министрлыгы рәсми сайтыннан

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ