ЯҢАЛЫКЛАР
-
Көзге каникуллар җитә
Россия Мәгърифәт министрлыгы мәктәпләргә көзге каникулларны 2026 елның 26 октябреннән 3 ноябренә кадәр үткәрергә киңәш итте.
-
Култышевлар гаиләсе Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады
Татарстаннан Култышевлар гаиләсе «Ватанны саклаучы гаилә» номинациясендә «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсында җиңде.
-
«Таян Аллаһка» республикакүләм бәйгесенең публицистика юнәлешендә 1 нче урынны Мамадыш районы мөгаллиме алды
«Таян Аллаһка» республикакүләм бәйгесенең публицистика юнәлешендә 1 нче урынны Мамадыш районы Ш.С. Мостафин исемендәге Урта Кирмән урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих укытучысы Ринат Хәйруллин алды.
-
Студиядән сәхнәгә. Хитлар тудыручы Илдус Давляновның икенче концерты ничек үтте?
Татар эстрадасының күп кенә хитларына үзенчәлекле яңгыраш биргән саунд-продюсер, композитор һәм җырчы Davlyan икенче сольный концерты белән тамашачыларын бер мәйданга җыйды.
-
Россия мәктәп укучылары быел 91 медаль яулады
2026 ел башыннан Россия мәктәп укучылары халыкара фән олимпиадаларында югары нәтиҗәләр күрсәтә. Быел Россия командалары илгә 91 медаль алып килде. Аларның 64 е – алтын, 26 сы – көмеш, 1се – бронза медаль. Бүләкләрнең 31е иң җитди интеллектуаль ярышларда яуланган.
-
Сәләтле яшьләр – икътисади үсеш нигезе
Бүген 14 октябрьдә Казанда сәләтле балалар һәм яшьләр белән эшләүгә багышланган «Сәләт траекториясе: сәләтне ачыклаудан һөнәри юнәлеш сайлауга кадәр» («Траектория Т таланта: от выявления к профессиональному самоопределению») Бөтенроссия конференциясе ачылды.
-
Казанның Иске Татар бистәсендә кино күрсәтәләр
14 һәм 15 октябрьдә Казанның Иске Татар бистәсендә ачык кино күрсәтүләр узачак.
-
2027 елның гыйнварыннан ясалма фәһем буенча укытачаклар
2026/27 уку елының икенче чирегеннән үк пилот мәктәпләрнең 5–11 нче сыйныф укучылары өчен «Ясалма интеллект һәм мәгълүмати куркынычсызлык» программасы буенча дәрестән тыш шөгыльләр үткәрә башлаячаклар.
-
Татарстан педагоглары — Бөтенроссия мәктәп музейлары конкурсында җиңүчеләр арасында
«Патриот» паркының конгресс-күргәзмә үзәгендә Бөтенроссия мәктәп музейлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
-
Белем бирү оешмаларын ремонтлау – илкүләм проект
Узган ел министрлык мәгариф өлкәсендә ике федераль һәм дүрт республика дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда катнашкан.
-
Туган телдә белем алучы укучылар өчен тәрҗемә дәреслекләре бюджеты
Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында туган телдә белем алучы укучыларны тәрҗемә дәреслекләре белән тәэмин итү турында сөйләштеләр.
-
Республика бюджеты турындагы закон проекты каралды
Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы узды. Анда депутатлар 2027 елга һәм 2028 һәм 2029 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проектын карады. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина катнашты.
-
Казанда кино музее күргәзмәсе ачылды
Татарстан Республикасы Милли музеенда Дәүләт үзәк кино музееның «Кинопленка юлы» күргәзмәсе эшли башлады. Проект төп тарихи процессларның чагылышы буларак үзебезнең ил киносының йөз елдан артык тарихын тәкъдим итә.
-
Халыкара фәнни-гамәли конференция узды
7–11 октябрьдә ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Лилия Хатип кызы Мөхәммәтҗанова Карачай-Чиркәс Республикасының Черкесск шәһәрендә оештырылган «Нугайлар: XXI гасыр. Тарих. Тел. Мәдәният: тамырлардан – киләчәккә» дип аталган lV Халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында уздырылган чараларда катнаша.
-
Бәйге җиңүчеләрен билгеләделәр
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында «Россия тәрбиячеләре» XIV Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына йомгак ясадылар.




