13 октябрь 2026 яңалыклары
-
Туган телдә белем алучы укучылар өчен тәрҗемә дәреслекләре бюджеты
Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында Туган телдә белем алучы укучыларны тәрҗемә дәреслекләре белән тәэмин итү турында сөйләштеләр.
-
Республика бюджеты турындагы закон проекты каралды
Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы узды. Анда депутатлар 2027 елга һәм 2028 һәм 2029 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проектын карады. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты.
-
Казанда кино музее күргәзмәсе ачылды
Татарстан Республикасы Милли музеенда Дәүләт үзәк кино музееның «Кинопленка юлы» күргәзмәсе эшли башлады. Проект төп тарихи процессларның чагылышы буларак үзебезнең ил киносының йөз елдан артык тарихын тәкъдим итә.
-
Халыкара фәнни-гамәли конференция узды
7–11 октябрьдә ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Лилия Хатип кызы Мөхәммәтҗанова Карачай-Чиркәс Республикасының Черкесск шәһәрендә оештырылган «Нугайлар: XXI гасыр. Тарих. Тел. Мәдәният: тамырлардан – киләчәккә» дип аталган lV Халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында уздырылган чараларда катнаша.




