Логотип Магариф уку
Цитата:

Студиядән сәхнәгә. Хитлар тудыручы Илдус Давляновның икенче концерты ничек үтте?

Татар эстрадасының күп кенә хитларына үзенчәлекле яңгыраш биргән саунд-продюсер, композитор һәм җырчы Davlyan икенче сольный концерты белән тамашачыларын бер мәйданга җыйды.

Татар эстрадасының күп кенә хитларына үзенчәлекле яңгыраш биргән саунд-продюсер, композитор һәм җырчы Davlyan икенче сольный концерты белән тамашачыларын бер мәйданга җыйды. Музыкаль кичәдә аның авторлык композицияләре яңгырады, ә махсус кунак буларак тугыз ел дәвамында бергә эшләгән Илсөя Бәдретдинова катнашты.

Илдус Давляновны татар эстрадасы тыңлаучыларының күбесе җырчы буларак кына түгел, ә популяр җырларның сәхнәгә чыгар алдыннан нинди хезмәт аша узуын яхшы белгән иҗатчы буларак та таный. Аның иҗади эшләре арасында Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грей һәм башка артистлар башкарган җырлар бар.

Башкортстанның Архангель районындагы Абзаново авылында туып үскән егет Уфада музыка укытучысы һәм баянчы белгечлеге ала. Анннары туган ягында мәдәният йортында тавыш режиссёры булып эшли. Соңрак Уфада театрда һәм филармониядә хезмәт куя, үзенең тавыш яздыру студиясен булдыра. Заказлар арта баргач, ул студия эшенә күбрәк вакыт бүлеп, мөстәкыйль иҗат юлын сайлый.

Казанга күченү дә аның тормышындагы мөһим борылышларның берсе була. Вакыт узу белән Казанда яшәү теләге чынга аша, ә татар эстрадасы белән хезмәттәшлек аның иҗади үсешенә яңа мөмкинлекләр ача.

Әмма студиядә башланган иҗат юлы аны үзен дә сәхнәгә алып чыккан. 2023 елда узган беренче DAVLYAN SHOW концертында Илдус үзе иҗат иткән җырларны башкаручы артистларны бер сәхнәгә җыйган иде. Инде икенче ел рәттән сольный концертларын тәкъдим итә.

– Җырчы булу турында уйларым юк иде. Башта үз җырларымны артистларга тәкъдим иткәндә, аларның нинди яңгырашта булырга тиешлеген аңлату өчен үзем җырлап яздырдым. Соңрак танышларым үз тавышым белән дә аерым композицияләр чыгарырга киңәш итә башлады. Шулай итеп, үземне сынап карарга булдым, – ди ул.

Davlyan фикеренчә, бүгенге эстрадада башкаручының тавыш мөмкинлекләре генә түгел, ә харизмасы, тамашачы белән бәйләнеш булдыра белүе дә мөһим. Җырчы җырның эчтәлеген, хисен тыңлаучыга җиткерә алырга тиеш.

– Мин артистның җырлаганда бөтен көчен бирүен, эмоцияләрен күрсәтүен яратам. Җырда кирәкле энергетика булмаса, аны техник чаралар белән генә өстәп булмый», – ди Илдус.

Илдусның Илсөя Бәдретдинова белән хезмәттәшлеге аерым игътибарга лаек. Тугыз ел дәвамында алар бергә эшли: җырларны яздыру, аранжировкалау һәм тавышны эшкәртү мәсьәләләрендә бер-берсен яхшы аңлыйлар. Илдус моны иҗади фикерләрнең туры килүе белән бәйли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ