Мәскәүдә тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының Бөтенроссия форумы узды
22–24 октябрьдә Мәскәүдә тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының Бөтенроссия форумы узды. Оештыручылар – Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия «Белем» җәмгыяте, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте һәм В.С.Леднев исемендәге укыту эчтәлеге һәм методлары институты.
Форумда Татарстан Республикасыннан катнаштылар: Дмитрий Улбутов – ТР Мәгарифне үстерү институтының заманча белем бирү технологияләре һәм мәгариф эчтәлеген проектлау кафедрасы мөдире, Елена Миронова –Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, Татьяна Борһанова – 91 нче урта гомуми белем мәктәбенең тарих укытучысы һәм Казан тарихчыларының методик берләшмәсе җитәкчесе, Лариса Алексеева – Казан шәһәре 7 нче лицей-интернатның тарих укытучысы.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте





Комментарийлар