Логотип Магариф уку
Цитата:

Альбина һәм Булат Ибраһимовлар гаиләсе: «Бу мизгел иртәгә кабатланмаячак»

Шагыйрь Булат Ибраһимга октябрь аенда 35 яшь тула. Җиң сызганып эшләр, янып-көеп иҗат итәр, гаилә оясын да гөрләшеп кенә үрер чак. Шигърияткә илткән юл, беренче әсәрләр, остазлык мәктәбе, бала көткән ир-ат борчулары, тормыш кыйммәтләре турында сөйләштек һәм... шигырьләр тыңладык. Без бүген Альбина белән Булат Ибраһимовлар гаиләсендә.

БЕЛЕШМӘ

Булат Ибраһим (Ибраһимов Булат Хәким улы) – шагыйрь, Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессының Россия регионнарындагы татар массакүләм чаралары белән эшләү бүлеге мөдире.

 

«Иҗатыңны кадерсезләмә»

Булат Лаеш районы Атабай авылында туып үсә, туган авылының урта мәктәбен тәмамлый. Авыл халкының заманында совхозда хезмәт куеп эшсез калуы да, алма бакчасыннан алма җыеп, сөтен, балыгын сатып көн күрүе дә  хәтеренә уела  90 нчы елда туган малайның. Чулман белән Идел кушылган урында яшәгәч, әтиләре балык тоту белән шөгыльләнә, аны да  киптереп сату ягын карый. (Сүз уңаеннан, Булатның бертуган абыйсы Алмазга да күчә бу шөгыль, бүгенгәчә балыкчылык дип җан ата.) Ә Булат, 6–7 яшендә Казанның Җиңү проспекты, Роторный, Чехов, Мәскәү базарларына әнисенә ияреп килеп, кәрзиндә барын сатарга «булыша», кечкенә кеше дөньяны күзәтә, күңеленә сеңдерә. Еллар узып, шагыйрь булып җитлеккәч, ул вакытлар, мизгел картиналары булып, шигырьләрендә урын алачак.

Ул чакларым еракларда калды,
Тәгәрәшә җирдә алмалар.
Ә кәрзиннәр чорма тузанында
Табылмаслык булып яталар.

 

Базары да беттеаныңхәзер,
Без дәүстек, әткәйдәкартайды.
Август кынаалмаисебелән
Балачагымтөсебулыпкалды.

«Безнең әти – корырак кеше. Ә менә кыз-оныкларына нинди кырыс әти дә эреп китә. Чөнки абыйның да, минем дә ике кыз. Әнием бик йомшак минем. Иҗади. Төс-кыяфәтем әти булса, иҗадилыгым әнидән. Әни әйтә, язучы булырга гомерем буе хыяллана идем, ди. Бабай үлеп киткән дә авылдан чыгып китә алмаган. Мин аның хыялын тормышка ашырдым».

Мәктәпне тәмамлап, абыйсы артыннан КХТИга укырга керергә җыенган егетне тормыш әйтерсең үзе башка юлдан борып алып китә.

Югары сыйныфларда укыган чагында, шигырь язуы белән инде районда танылган егетнең шигырь дәфтәрләрен Казаннан кайткан бер авылдаш апасы сорап ала. «Радиода Шәмсия Җиһангирова дигән шагыйрә эшли, әйдә, аңа күрсәтим әле», – ди. Шәмсия ханым белән танышуның әдәби дөньяга юл ачуын, шагыйрәнең тормышчан киңәшләрен әле озак еллардан соң да искә төшерәчәген кем белгән бит тапшыруга килгәндә! Икенче сыйныфтан бирле каләм тибрәткән, 4 кечкенә кызыл блокнотын күтәреп килгән талантлы егетне үз итә Шәмсия Җиһангирова. Булат истәлекләрен барлый:

– Шунда сорап куйды: «Басылган язмаларыңны җыеп барасыңмы?» –ди. «Район газетасында, «Сабантуй», «Ялкын»нарда чыккан 10–15 ләп шигырем бар инде»,  – дим. «Алай ваемсыз булма, җыеп барырга кирәк»,–ди. Шуннан ул миңа кырыйда өелеп торган бер кочак журнал-газеталар өемен күрсәтте. «Менә әле генә районнан бер иҗатчы килгән иде. Хәтта чит кеше язмасында, санап киткәннәр арасында үз исемеочраса да, астына сызып, үзенә саклап куйган. Шәхес буларак үсәсең килсә, үз иҗатыңа карата әнә шундый игътибарлы булырга, кадерсезләмәскә кирәк», – дип, беркайда да өйрәтелми торган тормыш дәресе бирде. Шуннан соң өстәп куйды: «Иҗат юлыңда бервакыт нәрсәгә кирәк инде бу миңа, ташларга кирәк, дигән уйлар килербашыңа. Ул дошман уйларны ку син». Чынлап та, студент чакта шундый уйлар килде бит, нәрсәгә кирәк бу шигырьләр, шигырь сөйләп йөрүләр, иҗат дип янулар, дим. Шул мизгелдә келт итеп аның сүзләре искә килептөште. Нәкъ ул кушканча эшләдем, – ди шагыйрь. Әнә шулай КХТИга китәсе егетне язмыш үзе Казан дәүләт университетының татфагына илтә.

Иҗатыңны кадерләү дигәнне колагына киртләп куя Булат, шулай әсәрләрен барлау гадәте барлыкка килә. Язылып бетмәгән повестеның бер өзеген радиодан Ирек Баһман укыган аудиоязмасы – кадерле ядкәрләрдән. Беренче тапкыр үз шигырен халык алдына чыгып сөйләгән видеосын да саклый ул. «Элек 30 август көнне Тукай скверында шигырьләр уку була иде бит. Яшьләрдән мин, Рүзәл Мөхәммәтшин, Рифат Сәлах идек. Шунда «Түбәтәйсез татар» дип аталганшигыремне сөйләдем».Юрфак студенты Рифат СәлахБулатны данлыклы «Әллүки»гә «кодалый», иҗатка очкын бирә торган мөгаллимнәр, язучылар белән бергә кайнаган, иң ялкынлы шигырьләр туган рәхәт студент чак башлана.

 

Балтач кызы

Рәхәт студент чакка булачак хатыны белән танышу да ямь өсти. Чын-чынлап бер ямь, нур һәм җылылык булып керә аның тормышына Альбина. Айгөл Гардисламова башкаруында «Язмышым бүләге» дигән җырны нәкъ менә аңа багышлый Булат.

Елмаеп үткән идең син,

Елмаеп киткән идең.

Минем күңел бик күптәннән

Елмаю көткән иде.

Бер елмаю гашыйк итте,

Язмышларны бәйләде,

Минем күңел күптән

Сине көткән икән,

Син дип тибә минем йөрәгем.

«Бервакыт бик арып, борчылып, кәефсез, ачулы кайттым. Шунда Альбина кухня ягына барышлый, ачык ишектән гади генә итеп елмаеп үтеп китте. Бу елмаю бар авырлыкны юып төшерде, рәхәт булып китте. Шул чакта шигъри оеткы кереп калган булган, күрәмсең, онытылмаган, күпмедер вакыттан соң гына шигырь, хәтта җыр булып туды», – ди Булат, гәрчә мәхәббәт темасы аның иҗатында бик аз урынны биләсә дә.

Альбина аннан бер курс түбән укый. Татфак, Гвардейская урамының тулай торагы таныштыра аларны. Инде азуярган икенче курс егете беренче курслар арасында мөлаем кызны шунда күреп ала. Беренче мәлдә әле исемен дә белми, сорашмый, «Балтач кызы» дип кенә йөри.

– Тумышым белән мин Балтач районыннан, гаиләдә ике бала үстек: абыем һәм мин, – дип таныштыра Альбина туган оясы белән. – Әтием башта автоинспектор булып хезмәт куйган, аннары автотранспорт хуҗалыгында эшләгән, соңрак, пенсиягә чыкканчы, эшкуарлык белән шөгыльләнде. Әниемнең хезмәт юлы дә сәүдә өлкәсе белән бәйле: яшьрәк чагында район кулланучылар җәмгыяте кибетләрендә эшләгән, аннары шәхси эшмәкәр буларак дәвам итте.Хәзер инде икесе дә лаеклы ялда. Әти-әниебез безне тормышта нык басып тору өчен эш сөючән, тырыш, мөстәкыйль, ләкин шул ук вакытта сабыр да булырга кирәк дип өйрәттеләр, бер-береңә ярдәмләшеп, кешеләргә карата ихтирамлы һәм игътибарлы мөгамәләдә кала белүне дә ассызыклап килделәр. Без абыем белән икебез дә тыныч холыклы. Тормыш юлдашым Булат та шундый ук: сабыр һәм тыныч.

Ике пазл кебек бер-беренә туры килсәләр дә, туй гөрләтер алдыннан алты ел очрашып йөриләр, бергәләп аспирантурага укырга керәләр. Туйга әзерләнгән мизгелдән алып, бүгенгәчә гаилә дигән арбаны бергәләп тарта алар. «Иртәгә туй дигән көнне, йокыны калдырып, төн буе нидер кисеп-ябыштырып, вак-төякләр әзерләп утырдык. Үз кулым белән ясалган эшләнмәләр яратам, вакыт тыгыз булса да, барысын үзебез ясадык. Хәзер инде балалар бакчасы бар, туйганчы иҗат итәргә була», – дип елмая Альбина, кызлары белән ясалган эшләнмәләргә ишарәләп.

 

Шигырь ничек туа?

Беркайчан да өстәл янына утырып язганым юк. Дөресен әйткәндә утырып язарлык өстәлем дә юк. Башта тулай торак, аннары «съёмный» фатир... Язам дип утырсам, яза да алмыйм. Кайда ничек утырам, шулай язам. Тулай торакта караватның баш очындагы киштәдә гел блокнот тора иде. Күңелгә килә шигъри юллар, язып куям. Төнлә торып язып бетерә алам. Хәзер телефон блокнот ролен уйный.

Вакытында язып куймасаң, көе китә. Элек аңламый идем. Шигырьнең аның көе, мелодикасы бар. Кеше шигырен укыганда да тоемлыйсың аны:бу җире күңелдән чыккан, бу җире бармактан суырылган дип. Хәзер өстәл бар инде ул, ләкин утырып яза башласаң, ике кызыбызда рәсем ясарга килеп утыра. Ул чакта шигырь язылмый, рәсем ясыйбыз.

 

«Башта курыктым»

Теләгәнен сорап ала,

Кирәккәнен – елап.

Кызлар кызлар булып туа,

Сөйкемлелек сулап.

Ибраһимовлар гаиләсендә ике нәни кызчык үсеп килә: биш яшьлек Айбикә һәм ике яшьлек Мәликә. «Ир-ат өчен бала туу нәрсә ул?» – дип сорашабыз шагыйрьдән. «Башта бик курыктым. Әти булып караган юк бит. Финанс ягын да уйладым. Ә иң беренче тапкыр кулга алгачмы! Дөньядагы иң матур, иң тәмле бала безнеке кебек. Тормыш та үз җае белән көйләнеп бара икән. Икенче кызыбыз туганда, миндә инде андый куркулар юк иде. Мәликәне өчәүләп көттек», – ди әти.Кызлар тугач, хатын-кызга мөнәсәбәте дә үзгәрә. Йөклелек чорында хатының белән гел янәшә булу моның нинди зур вазифа икәнен аңларга үзе бер этәргеч була иргә. Тугыз ай буе бала күтәргән, яңа җанны дөньяга китергән хатын-кыздан олы зат бармы икән?

– «Тегеләй ит, болай ит, ник бу әйбер юк», – дип, җанны ашый торган хатын түгел Альбинам. Ярый, борчылма, булыр әле, дигәне минем өчен киресенчә, мотивация кебек. Тукта, болай гына булмас, димәк, нидер  эшләргә кирәк бит, дип уйлыйм. Тынычландыруы, киресенчә, мине рухландыра. Юлы да ачылып тора.Аллаһ Тәгалә ташламас дигән ышаныч берләштерә безне. Икенчесе тугач, тагын да түгәрәкләнеп китте дөнья. Кочагыма алам да, Мөдәррис Әгъләм шигырендәгечә, бу мизгел бит иртәгә кабатланмаячак, дим. Бу җылыны күбрәк хәтердә калдырасы килә. Фото, видео итеп түгел. Ә хис итеп күңелдә саклыйсы килә. Әниләре юындырып чыгара да, кечкенә тәпиләрен беләгемә терәп, минем кочакта җылынып яталар. Шул җылыны тоеп каласы килә. Тормыш тегеләй дә, болай да үтә. Минеке менә шулай үтсен иде, – ди шагыйрь әти.

Кызларга карата исә әниләре таләпчәнрәк, әтиләре бик йомшак. Ни дисәң дә, әти ачуланганны авыррак кабул итәләр, үпкәлиләр, елыйлар. Әниләре ачуланса – табигый хәл.

– Безне ничек үстерделәр, без дә шул юлдан, – ди әниләре. – Артыгын алып, исраф итмә, булганны кадерлә, зыянлы ризык белән тукланма, әти-әни, әби-бабай, туганнарга хөрмәт. Авылда бакчаларга чыгалар, тавыклар карыйлар, песиләрне ашаталар. Аларның бер вазифасы ул. Мәрхәмәтлелек орлыклары шулай салына.

Быелгы Тукай бәйрәмендә шагыйрьләр үз балалары белән чыгыш ясадылар бит. Айбикә дә әтисе белән беренче тапкыр сәхнә тотты. Сәхнәгә чыгудан куркуны җиңү ысулын көлеп сөйли Ибраһимовлар: «Шигырен бик җайлы өйрәнде, тик менә чыгыш ясамыйм, куркам, дип аптыратты. Мондый чакта ике ысул эшли, яисә нәрсәдер бирү, яисә нәрсәсендер алу. (Көлешәләр.)Шул көнне үзен җиңде ул, шул вакыттан бирле чыгыш ясаудан куркам дими».

Ибраһимовлар гаиләсендә Абдулла Алиш бик популяр икән, аның әкиятләрен яратучы ике кечкенә фанат яши.

Ә 5 яшьлек сабыйларга гаджетлар проблемасы кагыламы икән? «Телефон проблемасын әкренләп күзәтә башладым, – ди Булат. – Айбикә элек гел татарча контент карый иде, чөнки үзебез куеп бирәбез. Хәзер инде үзе сайлый, ни генә дисәк тә, татар контенты оттыра. Тәрҗемә белән генә  булмый, үзебезчә, аңлаешлы материал кирәк».

 

Кайтыйк, дим

Авылга кайтмый калган атналар сирәк була Ибраһимовларның. Лаеш белән Балтач арасында юлда алар. «Кеше еш әйтә безгә, нигә атна саен авыл юлын таптыйсыз соң, дип. Ике якта да әти-әниең исән-сау булганда, нигә кайтмаска соң әле? Менә килер шундый чаклар, бик кайтасың килер, ә әти-әниең, көтәр газизләрең булмас. Ул чакта нишләрсең? Кайтыйк, дим.Авылның суын эчмәсәм, һавасын суламасам, күңелгә нидер җитми, эзләнә, бәргәләнә башлыйм. Көч, рух алып киләм», – ди Булат.Тик иҗатындагы авыл – сабый чагындагы авыл ул, бүгенге түгел.

Төшләремә керә кырлар,

Бодай, арыш басуы.

Күңелләрдә сагыш белән

Моңсу бер көй ярсуы.

Авылыма кайтып барам,

Авылда кала исе.

Авылга иярепкайта

Каладан кала исе.

Авылларга сеңеп барa

Төтенле кала исе.

«Без, гомумән, өй тавыклары, – дип елмая Альбина. – Каядыр зур чараларга, кеше арасына чыгу безнең өчен бер вакыйга, аннан соң бер көн ял кирәк. Үз өебездә, үз гаиләбездә, үз дөньябызда рәхәт безгә».

– Конфликтлар юк, икебез дә тыныч холыклы, – ди гаилә башлыгы. – Көнләшү дигән хис белән икеяклы ышанычны югалтасы килми. Озак кына очрашып, җитди итеп, гаилә, балалар дип акыл белән корылган гаилә бит – мәхәббәт тә, хөрмәт тә ул. Бер-береңә туры килү-килмәвен шундук аңлыйсың бит. Безнең уртак темалар, уртак мохит бар. Нинди генә темага сөйләшеп китсәк тә, сөйләшеп туя алмыйбыз: театрмы, язучылармы, галимнәрме, татар дөньясымы. Аралашу даирәбез дә уртак. Җан рәхәте бит инде бу. Татар язучыларын да белми торган башка профессия кешесе белән яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Бу тандем, аңлашу бик рәхәт миңа.

«Йорт эшләрен бүлешү дә юк, – дип сүзгә кушыла хуҗабикә. –Авылга кайтмаган бик сирәк атналарда аш бүлмәсе Булатныкы – ул пешергән пылау һәм уха телеңне йотарлык килеп чыга!»

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ