Торак шартларын яхшыртуга сертификат
Конкурс нигезендә 1 млн сумлык сертификатны эш стажы кимендә өч ел булган 50 яшькә кадәрге 300 педагог алачак.
Татарстанда беренче тапкыр педагогик хезмәткәрләр өчен торак шартларын яхшыртуга сертификатлар кертелә. Конкурс нигезендә 1 млн сумлык сертификатны эш стажы кимендә өч ел булган 50 яшькә кадәрге 300 педагог алачак.
Гаризалар кабул итү 2026 елның гыйнварыннан башлана, ә түләүләр - шул ук елның августында. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, бу хәзер кирәкле норматив документлар эшләнү белән бәйле.
Фото: mon.tatarstan.ru
Комментарийлар