19 октябрьдә Дәүләт Советының егерме бишенче утырышы узачак
Депутатлар унике Татарстан Республикасы закон проектын карарга планлаштыра.
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин утырышта 2025 елда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты докладын тәкъдим итәчәк.
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, 2027 елда Татарстан Республикасында Минтимер Шәймиев елын үткәрү уңаеннан аерым план эшләнәчәк, ә республиканың гомуми белем бирү оешмаларында Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә багышланган парламент дәресе үткәреләчәк.
«Бу – безнең эшнең традицион формасы. Хөкүмәт, тармак министрлыклары шулай ук үз планнарын әзерли. Депутатларның профильле министрлыклар белән җентекләп эшләүләрен һәм планнарның тормышка ашырылуын күзәтеп торуларын сорыйм», – дип мөрәҗәгать итте депутатларга Фәрид Абдулганиев. Фото һәм чыганак – ТР Дәүләт Советы.





Комментарийлар