ЯҢАЛЫКЛАР
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Елмай» паркында «Тау Фест» гаилә китап фестивале узачак
30 һәм 31 августта «Елмай» балалар паркында «Тау Фест» гаилә китап фестивале узачак. Шәһәр халкын китап ярминкәсе, язучылар, сәяхәтчеләр белән очрашулар көтә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
РФ Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә өйрәнү өчен җырлар исемлеген әзерләде
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы башлангыч гомуми һәм төп гомуми белем дәрәҗәсендә «Музыка» предметы кысаларында кулланырга тәкъдим ителгән җырлар исемлеген төзеде. Документ Россия төбәкләренә җибәрелгән.
-
Икенче «Күзлек» балалар театр лабораториясенә йомгак ясалды
25 август Туфан Миңнуллин исемендәге икенче «Күзлек» балалар театр лабораториясенә нәтиҗә ясалды. 10–24 август көннәрендә Әтнәнең «Чулпан» лагеренда узган лаборатория күренекле драматургның тууына 90 ел булуга багышланды. Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге хәбәр итә.
-
«Россия укытучысы чит илдә» проекты катнашучылары өчен семинар-киңәшмә уза
Россия Мәгариф министрлыгының халыкара хезмәттәшлек үзәге 24 августтан 29 августка кадәр «Россия укытучысы чит илдә» проектында катнашучылар өчен семинар-киңәшмә уздыра. Мәскәүгә 450 педагог килгән. Алар яңа уку елында 17 илдә, шул исәптән Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Сербия, Вьетнам, Кытай, Мисыр, Монголия, Куба, Эфиопия һәм башка дәүләтләрдә эшләячәк.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Габделхәй Сабитовның «Урман кызы Таңсылу» хикәясенә анализ
Әлеге хикәядә хыялый балачакны сагыну, табигатьне ярату һәм аңлау, аның яшерен серләренә төшенергә омтылу кызыл җеп булып килә. Вакыйгалар үстерелеше гыйбрәтле уй-фикерләр эченә алып кереп китәләр. Әсәрдә табигать могҗизалары тасвирлап кына калынмый, ә аның серләренә юл ачыла, әйләнә-тирәдәге сокландыргыч матурлык күрсәтелә. Әлеге хикәяне укыганда, авторның хыял байлыгына, сурәтләү чараларын куллану осталыгына ия булуын һәм сүз сайлауда төгәллеккә омтылуын тоясың. Ул туган ягы табигатен белеп һәм яратып, туган җир туфрагының җылысын тоеп яза. «...кояш кечкенә болыт артына кереп капланды. Болыт шәүләсе ала-тилә күләгә ясап, алан өстеннән шуып узды. Бил тиңентен кәрешкәле, сарутлы, кыңгырау чәчәкле түгәрәк алан буйлап вак-вак дулкыннар йөгереште. Әллә кайдан гына килеп чыккан дуамал җил агач башларына орылып-бәрелеп үтте». Хикәядә язучы һәр күренешне детальләштереп сурәтли, табигать могҗизаларын төрле символлар ярдәмендә ача.
-
Илгиз Халиковны туган көне белән котлыйбыз
Бүген, 27 август, Татарстан Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе Илгиз Илдар улы Халиков туган көнен билгеләп үтә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Яшь педагогларның айлык өстәмә акчасы 10 мең сумга кадәр артачак
Татарстанда яшь педагогларга комплекслы ярдәм күрсәтү өчен 1 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Акчалар яшь укытучыларның хезмәт хакына өстәмәләрне арттыруга, шулай ук урта һөнәри һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре өчен грантларга юнәлдереләчәк. Бу хакта педагогларның август конференциясендә ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
-
Соңгы өч елда Казанга 421 укытучы күченгән
Соңгы өч елда Казанга Россиянең төрле төбәкләреннән 421 педагог күченгән, ә быел мәгариф өлкәсенә тагын 456 белгеч кайткан. Бу хакта Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов педагогларның еллык август конференциясендә хәбәр итте.
-
Август педагогик конференциясендә мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләделәр
26 августта Казанның Совет районындагы 95 нче лицеенда узган август педагогик конференциясендә мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Педагогларга дәүләт һәм ведомство бүләкләрен ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин тапшырды.
-
Мәүлид гаилә бәйрәменә чакыра
Быел Мәүлид бәйрәмен беренче тапкыр республика җитәкчелеге, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының «Иске шәһәр» Префектурасы ярдәмендә масштаблы итеп оештыра. Дини бәйрәмне Республика көне чараларына килгән кунаклар да тамаша кыла алачак.
-
Меңнән артык Казан укучысы 1 сентябрьдән эшче һөнәрләрен үзләштерә башлаячак
Меңнән артык Казан укучысы 1 сентябрьдән эшче һөнәрләрен үзләштерә башлаячак. Әлеге чара һөнәри юнәлешкә юнәлдерелгән масштаблы профессиональ укыту программасы кысаларында тормышка ашырыла.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Шәхесләр елы»: Кариев театрының яңа сезонында нинди спектакльләр көтелә?
Габдулла Кариев театры 38 нче сезоны «Шәхесләр елы» диелгән исем астында узачак. Бу хакта матбугат конференциясендә театр директоры Илнур Гайниев хәбәр итте.
-
«Алтын мөнбәр»дә татар киносы
Башкалабызда 5 сентябрьдә «Алтын мөнбәр» XXI Казан халыкара кинофестиваль башлана. Быелгы кинофестивальнең ачыш фильмы Александр Далматовның «44 нең май аенда» картинасы булачак.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Республика көнендә 45 парның никахлары рәсмиләштереләчәк
30 август, Республика көнендә, 45 яшь парның никахлары рәсмиләштереләчәк. Бу хакта Татарстанның Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Казан мәктәпләрендә «Игелек атнасы» узачак
8–13 сентябрьдә Казанның барлык мәктәпләрендә дә «Игелек атнасы» узачак, гражданлык-патриотик тәрбиягә, Бөтенроссия акцияләренә, «Мөһим сөйләшүләр»гә, Ватанны саклаучылар елына багышланган чаралар планлаштырылган.




