Логотип Магариф уку
Цитата:

Рәвеш хәле

(8 нче сыйныфта татар теле дәресе)

Эльмира ГЫЙБАСЕВА,

Апас районы Биеш мәктәбенең

югары квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Максат һәм бурычлар:

1. Рәвеш хәле турында төшенчә формалаштыру, аның белдерелү үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итү, аларны дөрес итеп җөмләдә куллануга ирешү.

2. Укучыларның уйлау, фикер йөртү сәләтен, активлыкларын үстерү, теоретик белемне гамәлдә куллану, парларда, төркемдә һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен камилләштерү.

3. Гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләү: укучыларда укытучы һөнәренә карата хөрмәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет буенча УУГ: рәвеш хәле турында гомуми күзаллау булдыру; аларны тикшерә, сөйләмдә куллана белү.

Танып белү УУГ: укыган текстны аңлау һәм төп идея-темасын билгели, үз фикереңне җиткерә белү.

Коммуникатив УУГ: монологик һәм диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү; дөрес итеп сорау бирә һәм аңа җавап бирә белү.

Регулятив УУГ: дәреснең темасын һәм максатын фаразлау, уку эшчәнлеген оештыра белү.

Шәхси УУГ: җаваплылыкның әһәмиятле булуын аңлау; гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләү: укучыларда хөрмәт хисе кисәтү.

Дәреслек: Татар теле, 8 нче сыйныф өчен дәреслек (авт. Р.К. Сәгъдиева, Г.И. Хәйруллина).

Җиһазлау: Компьютер, проектор,экран, презентация, А4 форматтагы кәгазь бите.

 

Дәрес барышы

I. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру

Исәнмесез, укучылар. Сезне күрүемә мин бик шат. Кәефләрегез ничек? Дәресебезне бер матур мәкаль белән башлыйк әле.

Икми иген шытмас, өйрәнми белем йокмас.

 – Бу мәкаль нәрсә турында?

 – Ул безне нәрсәгә өйрәтә?

– Ә сез яңа белемнәр алуга әзерме? Әзер булсагыз, бүгенге дәресне башлап җибәрәбез. Парталарыгызда белемнәрегезне бәяләү карточкалары ята. Сез шушы критерийлар буенча үзегезне бәяләрсез:

– дәрес материалын бик яхшы үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам – «5»ле;

– әйбәт эшлим, теманы аңладым, ләкин бераз каушап калам – «4»ле;

– эшли алам, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим – «3»ле.

 

II. Белемнәрне актуальләштерү һәм сынау максатыннан үткәрелгән уку эшчәнлегендәге кыенлыкларга игътибарны юнәлтү

Укучылар, ә хәзер «Хәл» темасы буенча белемнәрегезне «Ышанам, ышанмыйм» таблицасы ярдәмендә тикшереп алырга тәкъдим итәм.

 

 

Ышанам, ышанмыйм...

әйе

юк

1

Хәл – сүз төркеме.

 

2

Урын хәле кайда? кая? кайдан? сорауларына җавап бирә.

+

 

3

Хәлнең сигез төркемчәсе бар.

+

 

4

Хәл – җөмләнең баш кисәге.

 

5

Вакыт хәле беркайчан да аерымланмый.

 

6

Җөмләнең һәрвакыт фигыльгә ияреп килә торган кисәге.

+

 

7

Хәлләргә дулкынлы сызык сызыла.

 

 

Эталон буенча белемнәрне бәяләү: «5» – хата юк; «4» – 1–2 хата; «3» – 3 һәм аннан күбрәк.

 Ә хәзер өй эшен тикшереп алыйк. Кемнәр 161 нче күнегүне үтәде, эшегезне экрандагы эталон буенча тикшерегез.

161 нче күнегүгә эталон №1

Өйгә кайткач, мин гөлләрем белән исәнләшәм. Ялгыз чакларымда да алар белән сөйләшергә яратам. Гөлләр гүя тере кебек. Сабыр гына тыңлыйлар үземне. Кайвакыт минем сүзләремне ишетәләр сыман. Алар, мине ишеткәндәй, селкенеп, хәрәкәтләнеп куялар кайчакта! Күзләрен ачкандай, чәчәк таҗларын ачалар. Мин аларның тере икәнлекләренә ышанам.

Дания Гайнетдинова

 

Икенче өй эше итеп кечкенә генә эзләнү эше биргән идем. Сез үзегез яратып укый торган әдәби әсәрләрдән вакыт, урын рәвешләре кергән җөмләләрне табып, анализ ясарга тиеш идегез. Әсәрнең авторын әйтәбез. Кемнәр бу эшне үтәде, минем янга чыгасыз.(Җөмләләр тыңлана.)

– Укучылар, һәр этапта белемнәрегезне бәяләп барырга онытмагыз. Дәресебезне дәвам итәбез.

 

III. Уку мәсьәләсен кую

– Укучылар, экранга игътибар итегез.

Мамык карлар ява урамнарга,

Сукмакларга ява, юлларга.

Сез атлыйсыз көртле тыкрыклардан,

Чумган килеш тирән уйларга.

Уйларыгыз изге... Сабыйларның

Күңеленә барып ялгана.

Күпме хисләр кирәк алар өчен

Ял-йокыңны онытып янарга?!

Рәшит Гәрәй

Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә игътибар итегез әле. Алар нинди сорауларга җавап бирә? (Урамнарга, сукмакларга, юлларга – кая?

Тыкрыклардан – кайдан?)

– Димәк, кайда? кая? кайдан? кебек сораулар эш яки хәлнең нәрсәсен белдерә? (Урынын. Димәк, бу хәлнең исеме – урын хәле.)  

Чумган килеш – ничек? (Без бу хәлнең исемен белмибез.)

Ә дәресебезнең төгәл темасын белү өчен, кызыклы бирем эшләп карыйк әле. Экранда саннар бирелгән. Бу саннар татар алфавитындагы хәрефләрнең тәртип санына туры килә.

22

2

4

7

32

 

 

 

 

 

 

28

2

15

7

 

 

 

 

 

22

2

4

7

32

р

ә

в

е

ш

 

28

2

15

7

х

ә

л

е

 

Димәк, дәресебезнең темасы ничек була? (Рәвеш хәле.)

Дөрес, укучылар. Бүгенге дәрестә рәвеш хәле, аңа хас үзенчәлекләр  белән танышачакбыз. (Теманы дәфтәргә язу.)

Дәресебезнең максаты нинди була соң? (Рәвеш хәлен башка хәл төркемчәләреннән аера һәм таный белергә өйрәнергә тиешбез.)

Бу теманы өйрәнүдә нинди методны кулланырга тәкъдим итәсез? (Дәреслек белән эшләү.)

 

IV. Уку мәсьәләсен адымлап чишү

– Укучылар, 158–159 нчы битләрдә бирелгән кагыйдәләрне укыгыз әле. (2 төркемдә эш. Кагыйдәне модельләштерү, якларга әзерләнү.)

Бер бит кәгазь алабыз. Дүрткә бөкләп модель ясыйбыз. 1 нче шакмакка хәлнең билгеләмәсен, 2 нче шакмакка даими билгеләрен, 3 нче шакмакка мисаллар, 4 нче шакмакка җөмләләр төзеп язабыз. Өстәлдән бер укучы чыгыш ясый.

 

Нәрсәне белдерә? Сораулары нинди?

 

Ничек белдерелә?

 

Нинди тыныш билгеләре куела?

 

Җөмләләр төзеп языгыз.

 

Хәзер дәреслектәге 166 нчы күнегүне телдән эшлибез (модель буенча). Белемнәрне бәяләү.

 

Ял минуты.

Укучылар такта янына чыга, музыкага хәрәкәтләнә. Музыка туктагач, укучылар хәрәкәтсез кала, укытучы җавабы сан булырлык сорау бирә. Укучылар дөрес җавап саны кадәр төркемнәргә берләшәләр. Кайсы төркем беренчерәк берләшә – шулар җиңүче.

  • Тәмамлыкларның ничә төре бар? (2 – туры һәм кыек.)
  • Хоккей уены ничә өлештән тора? (3.)
  • Җир шарында ничә материк бар? (6 Евразия, Көньяк Америка, Төньяк Америка, Австралия, Африка, Антрактида.)
  • Сезнең сыйныфта ничә кыз? (9.)
  • Әкияттә шалканны ничә кеше тарта? (3 әби, бабай, онык.)

Укучылар, бу биремне үтәү авыр булмадымы? (Әле безгә кагыйдәләрне ныгытырга кирәк.)

 

V. Белемнәрне ныгыту

Укучылар, эшебезне парларда дәвам итәбез. Экрандагы җөмләләрне  укыйсыз, дәфтәрләрегезгә язасыз һәм, рәвеш хәлләрен табып, бәйләүче чараларын билгелисез.

  1. Шатлык, сагыш күтәрәсез,

Канатыгызга элеп. (Р. Әхмәтҗанов.)

  1. Тырыша-тырыша гармун уйный,

Ул ничек онытылсын. (Халык җыры.)

3. Яралганбыз бу дөньяда

Яңа бер болыт сыман. (Зөлфәт.)

4. Яшәргә язсын елгадай,

Яшел ярларга тулып. (Зөлфәт.)

5. Андый кеше янында син үзеңне тыныч һәм ышанычлы сизәсең. (М. Юныс)

(Көтелгән җавап: 1. Элеп күтәрәсез – ничек? х.ф., I төр. 2. Тырыша-тырыша гармун уйный, ничек? х.ф. II төр. 3. Болыт сыман яралганбыз – ничек? ис.+ б. 4. Елгадай тулып – ни рәвешле? р.4. Тыныч һәм ышанычлы сизәсең – ничек? сф.)

 Укучылар, әйдәгез, «Акыл штурмы» үткәрәбез. Күп нокталар урынына рәвеш хәлләре кертеп, җөмләләр төзергә кирәк. Кайсыгыз тизрәк фикерен әйтә?

Укытучы – мәктәп бусагасын атлап кергәндә, ..., хуш киләсең, диеп каршы алучы кеше. (Колачын җәеп.)

Бала белән һәрчак янәшәдә ... укытучы атлый. (Сабыр гына.)

Аның кояш кебек балкыган  ягымлы йөзе генә дә  шау-шулы мәктәп мохитенә ... кереп китәр өчен көч бирә. (Шатланып.)

Хәтерлим мин әле ... укытучы апам көткәнен. (Бүгенгедәй.)

Укучылар, хәзер төркемнәрдә эшлибез. Хәл төркемчәләрен кертеп, картина буенча хикәя төзеп язасыз.

– Укучылар, биремне башкарып чыктыгызмы? Җавапларны тыңлыйк. (2–3 укучының җавабы тыңлана.)

 

VI. Рефлексия, бәяләү этабы

Укучылар, дәресебез ахырына якынлашты. Ничек уйлыйсыз: алдыбызга куйган максатларга ирешә алдыкмы? Нәрсәләр аша? Кайсы биремне эшләгәндә кыенлыклар туды? Нинди яңалыклар белдегез?

 

1 нче төркем. Өйрәнелгән хәл төркемчәләрен кулланып, «Телеграмма» алымы ярдәмендә дустыңа бүгенге дәрес турында яз.

2 нче төркем. Өйрәнелгән хәл төркемчәләрен кулланып, «Ике йолдыз һәм бер теләк» алымы ярдәмендә дәрестәге уңышларыгыз  һәм ялгышларыгыз турында языгыз. Теләкләрегез белән дә уртаклашыгыз.

 

– Бик яхшы, укучылар. Ә хәзер үзбәя карточкаларын җыябыз. Билгеләрегезне карточкадагы үзбәягездән, дәфтәрләрегездәге эшләрегезне исәпкә алып, электрон журналга куячакмын.

Өй эше:

1) 169 нчы күнегү, 90 бит;

2) рәвеш хәлләре кергән 5–6 мәкаль эзләп языгыз, рәвеш хәлләренең асларына сызыгыз;

3) урын, вакыт, рәвеш хәлләрен кулланып, «Укытучыма әйтер сүзем» темасына кечкенә күләмле хикәя төзеп язарга.

 

Дәрестә яхшы эшләвегез өчен рәхмәт, укучылар.

Һөнәрләр күп, кем булсаң да,

Табиб, эшче, очучы,

Тик онытма бернәрсәне:

Юл күрсәтә укытучы! –

дигән сүзләр белән дәресне тәмамлыйсым килә. Чыннан да, киләчәккә юл күрсәтүче беренче укытучыгызны онытмагыз! Сау булыгыз!

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ