Премьера! «Мин – җан - туфрак»
12 октябрь көнне «Чулпан» мәдәният үзәге сәхнәсендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Мин – җан – туфрак» музыкаль спектакле премьерасы куелачак.
Бүген «Татар-информ» мәгълүматлар агентлыгында чарага багышланган матбугат конференциясе үтте.
Чарада Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк җитәкчесе Людмила Белоусова, «Мин – җан - туфрак» пьесасы авторы, драматург, тәрҗемәче Луиза Янсуар, спектакльдә төп рольләрнең берсен башкаручы Галиәсгар Камал исемендәге ТДАТ актеры, Татарстанның Халык артисты Олег Фазылҗанов һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Илфак Хафизов катнаштылар.
«Мин – җан - туфрак» музыкаль спектакле – Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм республика керәшеннәре иҗтимагый оешмасы белән берлектә әзерләнгән күләмле проект. Матбугат очрашуында билгеләп үтелгәнчә, ул ыру көче, ил каршындагы бурыч, батырлык һәм Ватанга чиксез мәхәббәт турында. Спектакльнең сценарий авторлары – шагыйрә, драматург, тәрҗемәче, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Луиза Янсуар һәм режиссёр, педагог Резедә Гарипова.
Әлеге спектакльнең үзәгендә бер гаилә тарихы гына түгел, буыннар бәйләнеше, тамырлар, иман турында уйланулар. Ул керәшеннәрнең бай көнкүрешенә, үзенчәлекле җырларына һәм йолаларына сәяхәт.
Спектакльдә төп рольләрне Татарстанных халык артисты Олег Фазылҗанов, Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов, Аграфена Васильева, Альбина Ногманова, Иван Пугачев, шулай ук Казан дәүләт мәдәният институты студентлары, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, «Казансу», «Айбагыр» (Казан шәһәре), «Нардуган» (Теләче районы), «Чулпы», «Нур» (Балык Бистәсе районы) керәшен фольклор колективлары катнаша.
Автор фотосы.
Комментарийлар