Дәрдемәнднең «Богъдай» хикәясе
(5 нче сыйныфта әдәбият дәресе)
Альбина МИҢНЕБАЕВА,
Апас районы Борнаш мәктәбенең
югары квалификация категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
1. Фәнни максат: «Богъдай» хикәясенең эчтәлегенә төшендерү, бирелгән образлар аша мәгънә төшенчәсен бирү.
2. Коммуникатив максат: укучыларның сөйләм телләрен баету, үз фикереңне төгәл, билгеле рәвештә сөйләргә юнәлдерү, сөйләм культурасын үстерү.
3. Тәрбияви максат: әхлак тәрбиясе бирү, матур әдәбиятка мәхәббәт уяту, укучыларда күңел байлыгын үстерү, җәмгыятьтә шәхеснең тоткан урынын ачыклау.
Бурычлар: дәрестә алган белемнәрне һәм күнекмәләрне тормышта куллана белү; укучыларның уйлау, фикер йөртү сәләтен, активлыкларын үстерү, теоретик белемне гамәлдә куллану, төркемдә һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен камилләштерү.
Укыту принциплары:
1. Дидактик принциплар: фәннилек, күрсәтмәлелек, предметара бәйләнеш.
2. Лингвистик принцип: функциональ.
3. Гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив-тематик.
Укыту ысулы: өлешчә эзләнү.
Дәреснең төре: яңа материалны өйрәнү.
Җиһазлау: Дәрдемәнднең портреты, плакатлар, шагыйрьнең шигырь җыентыкларыннан күргәзмә, таратма материал.
Техник җиһаз: компьютер, проектор, презентация. (Сылтама: https://cloud.mail.ru/public/dvtN/vt4myoxmY.)
Дәрес барышы
I. Дәресне оештыру
(Өстәлләргә дәрес өчен кирәкле таратма материаллар, үзбәя битләре, кластер өчен схема таратыла.)
– Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек? Рәхмәт, утырыгыз. Әйдәгез, бер-беребезгә карап елмаеп алыйк әле. Күңелләр күтәрелеп китте, шулай бит. Укучылар, күтәренке күңел белән әдәбият дәресен башлыйбыз. Күренекле язучыбыз Риза Фәхреддин: «Кешеләрне шатландыру – үзеңне шатландыру», – дигән. Сез мине белемнәрегез белән, ә мин сезне яхшы билгеләр белән сөендерермен.
II. Белемнәрне актуальләштерү
Өй эшен тикшерү.
III. Уку мәсьәләсен кую
– Ә хәзер экранга карыйк әле, укучылар. Картинада нәрсә сурәтләнгән?
– Әйе, бу – бодай кыры. (Иген,икмәк кыры дип тә әйтә алабыз.)
– Нәрсә соң ул бодай? Күргәнегез бармы? (Бодай көлтәсен күрсәтү.)
(Бодай ул – бөртекле культура. Татарстанда бодай күп итеп үстерелә.Чөнки туган ягыбызның җире – уңдырышлы, әче туфрак. Бодай нәкъ менә шундый туфракны ярата икән. Шуңа күрә күп итеп уңыш бирә.)
– Бодайны кемнәр үстерә? (Игенчеләр үстерә, он тарттыралар.)
– Безнең өчен иң кадерле булган ризык – ипи пешерәләр. Ипи – иң төп ризыгыбыз. Икмәк элек-электән өстәл күрке булган. Аны, чиккән сөлге яки ашъяулык белән тотып, кунаклар каршы алалар.
– Димәк, укучылар, без дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? (Бодай турында.)
IV. Уку мәсьәләсен чишү
– Алдыгызда үзбәя битләре бар. Анда 6 бүлек бар. Теманы аңлап, актив җавап биреп барсагыз, «+» куябыз, аңлап бетермәсәгез «-», өлешчә аңлаган очракта «?» куябыз. Һәр этапка бәя бирә барабыз.
Үзбәя | Аңладым | Өлешчә аңладым | Аңламадым |
1. «Богъдай» хикәясенең эчтәлеген белү |
|
|
|
2. Каршы якларны табу |
|
|
|
3. Бодай образының мәгънәсен табу |
|
|
|
4. Нәрсә белгәнеңне сөйләп күрсәтү |
|
|
|
5. Булдыклы кешеләрне аера белү |
|
|
|
6. Кластер төзү |
|
|
|
Гомуми билге: |
|
|
|
– Бүген без «Богъдай» хикәясе белән танышырбыз. Образларны, аларның мәгънәсен табарбыз. Хикәянең авторы – Дәрдемәнд. Дәрдемәнд турында ишеткәнегез бармы? Кем ул? (Портрет тактага эленә.)
– Әйдәгез әле, Дәрдемәнд турында игътибар белән видео карап үтик. (Видео өчен сылтама: https://cloud.mail.ru/public/oBvf/TvHYk4qrS.)
Дәрдемәнд
Әдипнең чын исеме – Закир Садыйк улы Рәмиев. Ул 23 ноябрьдә Башкортстанның хәзерге Эстәрлетамак районы Җиргән авылында туган. Өч елдан соң әтисе Садыйк абзый Орск шәһәре тирәсендәге Юлык дигән авылга күчә. Закир башта үз авылында, аннан соң Орск шәһәрендә укый. Истанбулга китә. Анда бер ел буе төрек телен һәм әдәбиятын өйрәнә. Закир Рәмиев үз өендә бик бай китапханә җыя һәм гомере буе укый.
Ул үз заманының иң укымышлы кешеләреннән санала. Беренчеләрдән булып, Александр Пушкин, Михаил Лермонтов, Фёдор Тютчев һәм башка рус классиклары әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә.
Абыйсы Шакир белән ерак җирләргә барып сату итәләр. Беркадәр акча туплагач, алтын казу эшенә керешәләр. Уралда иң күп алтын җитештерүчеләргә әйләнәләр. Типография сатып алалар һәм үзләре «Шура» журналы, «Вакыт» газетасы чыгаралар. Алар иң матур һәм яратып укыла торган басмалар булалар.
Дәрдемәнд – иң талантлы шагыйрьләрнең берсе. Күп язмаган. Язганнарын бастырырга ашыкмаган. Бастырганда да, чын исемен яшереп, «Дәрдемәнд» дип куя торган булган. Ни өчен? Дәрдемәнд «кайгылы», «моңсу» дигәнне аңлата. Аның иҗатына да моңсулык, җитдилек хас, чөнки ул һәрвакыт милләт язмышы хакында кайгырткан, татар халкы өчен борчылган. Хатыны Мәһүбә дә үзе шикелле милләт җанлы кеше булган. Приискылар урнашкан һәр авылда алар мәктәп-мәдрәсәләр, китапханәләр ачканнар, сәләтле балаларны үз акчаларына Истанбулга җибәреп укытканнар. Дәрдемәнд үзе дә искиткеч укымышлы булган. Аның ана теленнән тыш, төрек, рус, гарәп, фарсы телен, бераз французчаны белүе мәгълүм.
1905–1907 елларда актив яза башлый. Күңелендәге уй-кичерешләрне кыска, ләкин бик үтемле итеп әйтеп бирә алган.
1921 елгы ачлык вакытында халыкка ярдәм итә, ләкин үзе авырып китә һәм шул елның 9 октябрендә вафат була.
Кеше тормышының мәгънәсен – матурлыгын – әдип кешеләрнең матурлыкка омтылуында, гүзәллекне таба һәм тудыра белүендә күрә, шуңа күрә балалар өчен язган гыйбрәтле хикәяләре һәм шигырьләре бүгенге көндә дә бик яратып укыла.
– Ә хәзер Дәрдемәнд турында алган белемнәрне ныгытып алабыз. Менә бу конвертлардагы мәгълүматны тәртип буенча тактада урнаштырып куйыйк. (Портрет янына беркетә баралар.)
1. Әдипнең тулы исеме – Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев.
2. Туган җире – Оренбург губернасы Җиргән авылы.
3. Дәрдемәнд сүзе кайгылы, моңлы дигәнне аңлата.
4. Дәрдемәнд абыйсы Шакир белән мәктәп-мәдрәсәләр, китапханәләр ачканнар, мәчетләр салалар.
5. Дәрдемәнд чыгарган газета-журналлар – «Вакыт» һәм «Шура».
6. Закир һәм Шакир Рәмиевләр алтын приискылары (алтын эшкәртү урыны) хуҗалары.
7. 1921 елның 9 октябрендә Орск шәһәрендә вафат була.
V. Дәреслек белән эш
– Афәрин, укучылар. Ә хәзер хикәя укырбыз. Игътибар белән карап барыгыз. (Укытучы укый. Аңлашылмаган сүзләрне билгеләү.)
. Сүзлек өстендә эш:
Богъдай – бодай.
Угълы – улы.
Теп-текә – (бик) төз.
Искәрде – күреп алды.
Мискиннәр – мескеннәр.
Гыйбрәт – акыллы, уйланырга мәҗбүр итә торган эш, хәл
Гакылсызлык – акылсызлык.
Машалла – шөкер.
– Укучылар, Г.Тукай, Дәрдемәндләр яшәгән чорда шулай сөйләшкәннәр һәм язганнар. Без бу сүзләрне хәзерге орфографиябезгә яраклаштыра алмыйбыз. Язучы ничек язса, шулай калдырабыз. Ләкин без «бодай», «улы», «мескен», «акыл» дип язабыз һәм әйтәбез. Кызыл белән бирелгәннәрен дәфтәргә язып куябыз.
– Әйдәгез, әле хикәяне тагын бер кат укыйк. (Укучылар рольләп укый.)
Ял итү. (Кошлар тавышы, иген кыры шаулавы куела.)
– Күзләрне йомып, тирән итеп сулыш алабыз. Күзләрне ачабыз. Җиләс җил исә. Кояш биеккә-биеккә күтәрелә. Бодайлар назланып кына тирбәлә. Чәчәкләргә күбәләкләр куна. Шаян җил аларны куа. Һәм без дә ял итеп урыннарыбызга утырабыз.
– Укучылар, хикәядә сүз нәрсә турында бара? (Кыскача сюжетын сөйләү.)
– Катнашучы образларны табыйк әле? (Әти, малай Хөсәен, бодай.)
– Хикәяне каршы якларга бүлеп карыйк әле, бер-берсенә каршы торган нинди образлар бар? Башларын күтәргән бодайлар һәм башларын аска игән бодайлар. (Ас-өс каршылыгы бар.)
– Малай бу бодайлар турында нәрсә уйлый? Тексттан табып укыйк әле. (Цитата: «Башлары иелгән богъдай – мескен, теп-текә башлы богъдай – егет сыман».)
– Димәк, малай фикеренчә, кайсы бодай яхшы, кайсы начар булды? (Башлары иелгәннәре – начар, текә башлылары – яхшы.)
– Хөсәен беренче карашка, дөрес фикер әйткәнме? (Юк.)
– Моны каян беләбез? (Әтисеннән.) Әтисе улына ничек итеп сабак бирә? Тексттан табыйк әле, укучылар. (1 укучы укый.)
– Атасы улына сабак бирә: ике төрлесеннән дә берәр башак алып, уып күрсәтә. Башлары ни сәбәпле иелүен малай үзе күзәтә, чөнки башак тулы бодай була. Текә торган башакларда бер бөртек бодай да булмый.
Нәтиҗә. Малайның яхшы дигәне начар, начар дигәне яхшы булып чыга. Монысы – төп каршылык.
Үзбәя ясау.
– Димәк, хикәядә төп образ – бодай образы. Аны автор безгә ничек белдергән? (Кабатлаган, хикәянең исеменә чыгарган.)
– Бу хикәядә дә бодайның мәгънәсе бар. Табып карагыз әле.
– Тук башак – булдыклы, тыйнак кеше. Буш башак – мактанчык, буш кеше. Бодайның мәгънәсе – Кеше. (Үзбәя ясау.)
– Ләкин шуның өстенә бөтен бер вакыйга да башка мәгънә ала. Хикәядә бодайлар үзара мөнәсәбәткә керәләр. Буш башаклылары нишли? (Башларын күтәрәләр.) Тук башаклылары нишли? (Башларын ияләр.)
– Вакыйганың мәгънәсен табыйк әле. Бодай басуы – җәмгыять, без яшәгән җирлек, ә анда нинди кешеләр яши икән? ( Буш, булдыксыз кешеләр һәм булдыклылар дип икегә бүләбез.)
– Булдыклы кешене булдыксыздан аерып буламы? Ничек итеп?
– Булдыклы кеше аз сөйли, (күп эшли), шуңа күрә аның эше дә, тормышы да алга бара. Ә булдыксыз кеше, киресенчә, (күп сөйли, аз эшли). Шуның белән мактанырга да ярата.
– Кайсы бодайлар күбрәк иде әле?
– Тук башаклы бодайлар күбрәк иде.
– Ә тормышта нинди кешеләрне күбрәк дип әйтәбез?
– Булдыклы кешеләр күбрәк.
– Сез кайсыларына охшарга теләр идегез?
– Әлбәттә, булдыклы буласыбыз килә.
– Булдыклы булу өчен нәрсә эшләргә кирәк?
– Тырышып укырга, үзеңне тәрбияләргә, үзмаксат куеп, шуңа ирешергә. Ялкау булмаска, мактанмаска һ.б.
– Хикәя ошадымы сезгә?
– Автор әйтергә теләгән фикер белән нәтиҗә ясыйк әле. Шул фикерне тексттан табып укыгыз әле. («Текә башлы булу – гакылсызлыктан килә».) Автор фикере белән килешәбезме?
Нәтиҗә. Үзеңне бик текә тоту – акылсызлык. Мактану, мактанчык булу, шулай ук кешене бизәми.
Үзбәя.
Мәкальләр буенча төркемнәрдә кластер төзү.
«Богъдай» хикәясе |
– Мин сезгә конверт бирәм. Анда нәрсәләр бар икән? (Мәкальләр.) Шулар арасыннан хикәягә туры килгәннәрен сайлап алырга кирәк булачак. Менә шушы күрсәтелгән схеманы төзеп куйыйк әле. Төркемнәрдә эшләп алабыз.
1 нче конверт.
1. Аталар сүзе – акылның үзе.
2. Сүздә мактанма, эштә мактан.
3. Эшләгән туңмас, эшләмәгән уңмас.
4. Тыйнакның кулы эшләр, мактанчыкның теле эшләр.
5. Сабыр иткән – теләгенә җиткән.
6. Тәкәббердән бар да бизгән.
7. Җыр – кешенең юлдашы.
8. Тел күрке – сүз.
2 нче конверт.
1. Атаң сүзенә колак сал, мәкаль әйтсә язып ал.
2. Эшле кеше эш арттырыр, эшсез кеше эш калдырыр.
3. Эшнең тәме ахырында.
4. Эшлексез кеше мактанчык булыр.
5. Сабыр төбе – сары алтын.
6. Акыллы кеше эрелек күрсәтмәс.
7. Иле барның – теле бар.
8. Җыр булган йортта бәрәкәт бар.
Нәтиҗә. Димәк, безнең әби-бабаларыбыз борын-борыннан менә нинди мәгънәле, гыйбрәтле әйтемнәр әйткәннәр. Гомумән, мәкальләр безне яшәргә өйрәтә.
VI. Рефлексия
– Без бүген дәрестә нәрсә белдек? Нәрсә өйрәндек?
– Нәтиҗә. Укучыларны сөйләтү, үзбәя кую.
Өй эше. 1 нчесе мәҗбүри, 2 яки 3 нең берсен сайлап өстәмә итеп эшләргә мөмкин.
1. Дәрдемәнднең тормыш юлын өйрәнергә.
2. Хикәя буенча рәсем ясарга.
3. «Сүздә мактанма, эштә мактан» исемле әкият язарга.
VII. Дәресне йомгаклау
Комментарийлар