«Игътибар, светофор!»
(Балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү)
Сөмбел МӨГЫЙНОВА,
Казандагы татар телендә тәрбия hәм белем бирүче
186 нчы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе
Бүген юлда машиналар агымы артканнан-арта. Алар белән бергә юл-транспорт һәлакәтләре саны да. Ә иң кызганычы шул: ел саен юл һәлакәтендә дистәләгән баланың гомере өзелә, меңнән артык бала тән җәрәхәте ала. Мондый аянычлы хәлләр килеп чыкмасын өчен нишләргә соң? Без, тәрбиячеләр, моңа нинди йогынты ясый алабыз?
Безнең «Нәүрүз» балалар бакчасында бу юнәлештә даими эш алып барыла. Беренче чиратта, әти-әниләр белән. Җыелышларда һәрвакыт юл йөрү кагыйдәләренә кагылган сорауларны күтәрәбез, анкеталар үткәрәбез, бергәләп нәтиҗәләр ясыйбыз. Иң беренче чиратта, балалар белән әлеге темага нәкъ менә алар үзләре сөйләшергә тиеш икәнлеген, сабыйлар иминлеге өчен җаваплы булуларын искәртәбез. Сабыйлар урам законнарына әти-әнисе үрнәгендә өйрәнә. Баланы урамда үзен тәртипле тоту һәм юл куркынычсызлыгын сакларга өйрәтүдә әти-әнине беркем дә алыштыра алмый.
Тәрбиячеләребез исә үз чиратында хәлләреннән килгәнне эшләргә тырыша. Барлык төркемнәрдә дә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү шөгыльләре үткәрелә, әңгәмәләр, күзәтүләр алып барыла, матур әдәбият әсәрләре укыла, төрле чаралар, ярышлар уздырыла. Юл йөрү, урамда, транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү нәниләр төркемендә үк башлана. Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү сөйләм үстерү, әйләнә-тирә дөнья белән танышу, ябыштыру, рәсем ясау кебек шөгыльләрдә дә алып барыла. Әлеге темага багышлап, рәсем, светофор макетлары күргәзмәләре дә даими уздырыла. Һәр төркемнең юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган үз почмагы бар. Биредә юл билгеләре, транспорт төрләре, төрле дидактик уеннар саклана. Төркемнәр арасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган иң яхшы плакат бәйгесе оештырабыз. «Заметный пешеход» акциясе дә даими уза. Әлеге акциянең асылы шунда: ел саен мәктәпкә әзерлек төркемендә укучы балаларга киләчәктә мәктәпкә киткәч, сумкаларына тагып йөрсеннәр өчен, яктылыкны кире кайтаручы билгеләр бүләк итәбез.
Бакчабызда ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашулар да үткәрелә.
Шөгыль барышы
Чараның максаты: юлда йөрү кагыйдәләрен, юл хәрәкәте билгеләрен искә төшереп, балаларда игътибарлылык һәм транспорт хезмәткәрләренә ихтирам тәрбияләү.
Бурычлар: матур әдәбият аша балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту; юлда үз һәм башкаларның иминлеген кайгырту сыйфаты тәрбияләү; балаларның фикерләү сәләтен үстерү.
Сүзлек: юл хәрәкәте билгесе, җәяүле, җиңел машина, йөк машинасы, җәмәгать транспорты, тротуар.
Җиһазлау: юл билгеләре рәсемнәре, пазл, светофор төсендәге түгәрәкләр һәм туплар.
Матур әдәбият: «Балалар өчен җырлар һәм уеннар» (төз. Л. Дәүләтшина. 60–61 б.), «Иң матур сүз» (төз. К. Закирова. 166 б., 269 б.), «Нәниләр энциклопедиясе» (Ю. Василюк, Е. Малевич. 142–146 б.), «Серле китап» (Й. Шәрәпова. 14 б., 18 б., 78 б.).
Әзерлек эше: су, һава, җир транспорты сурәтләнгән рәсемнәрне карау; юл билгеләренә күзәтү ясау, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында әңгәмә.
Эшчәнлек барышы
(Зал шәһәр урамын хәтерләтеп бизәлгән. Зур гына плакат, анда: шәһәр урамы, светофор, җәяүлеләр юлы, юл билгеләре. «Юлларда булсын тәртип» (В. Вәлиева сүзләре һәм көе) җыры фонында балалар залга керә һәм ярымтүгәрәк ясап утыра.)
Алып баручы. Балалар! Без сезнең белән зур матур шәһәрдә яшибез. Тирә-ягыбызга игътибар белән карасагыз, күрерсез: безне биек катлы йортлар, күптөрле транспорт төрләре һәм бик күп кешеләр чолгап алган. Моңа кадәр сез балалар бакчасына әти-әниләрегез, абый-апаларыгыз, әби-бабайларыгыз белән йөрдегез. Ә бик тиздән килер бер көн: сез инде мәктәпкә үзегез генә йөри башларсыз. Әйдәгез әле, шәһәребезнең киң урамнарында хәвеф-хәтәрсез, сак кына йөрү өчен бүген без сезнең белән юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерик.
– Балалар, юлда җиңел һәм йөк машиналары, автобус, трамвай һәм троллейбус кебек җәмәгать транспортлары, шул ук вакытта җәяүлеләр йөри. Алар бер-берләренә бәрелмәсен өчен нишләргә? Ничек уйлыйсыз, юлда тәртип булсын өчен нәрсә кирәк? (Юл хәрәкәте кагыйдәләре.) Дөрес, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм аларны белү, аларга буйсыну кирәк. Ә кемнәр өчен соң ул юл хәрәкәте кагыйдәләре? (Машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен.)
– Балалар, сезнең арагызда да үскәч машина йөртүче булырга теләүчеләр бардыр. Ягез әле, кайсыгызның машина йөртәсе килә? (4 бала уртага чыга.)
1 нче бала: Үскәч кем буласың, – диеп Сорыйлар да сорыйлар. Әллә нинди һөнәрләр Саныйлар да юрыйлар. Теләгем шундый минем: Машина йөртәсем килә. Капка төбенә кайтып «Җырлап» торасым килә:
2 нче бала: Пип, пип, пип... Мин бу, мин... Кем бар анда, кайсыгыз? Чыгып капка ачыгыз. Юл өстендә тормагыз, Юлдан читкә качыгыз. Пип, пип, пип, Кит син, кит... Кычкыртам ипләп кенә, Атлагыз читләп кенә, Олы юлга кермәгез, Карамыйча йөрмәгез! | 3 нче бала: Мин дә әтием шикелле Шофёр булырга уйлыйм. Шуның өчен һәрвакыт Машинам белән уйныйм. Тизрәк үсеп шофёр булсам, Нишләргә белер идем: Урамдагы бар баланы Утыртып йөрер идем.
4 нче бала: Бу автомобиль – уенчык, Беләмен, йөреп китми. Ләкин аңа карап кына Минем һич исем китми. Мин үскәнне көтәр әле Автомобиль, юллар да. Бүгеннән үк өйрәнәмен – Руль бит ныклы кулларда.
|
– Афәрин, балалар! Әйдәгез әле, бер уен уйнап алыйк.
Дидактик уен: «Кем тизрәк пазл җыя?!»
(Балалар ике төркемгә бүленә. Аларга пазл итеп киселгән юл билгеләренең сурәтләре таратыла. Төркемнәр уздырыштан аларны җыя. Соңыннан килеп чыккан юл билгеләрен бергәләп кайсының нәрсә аңлатканын искә төшерәләр.)
– Булдырдыгыз, балалар! (Кулларына юл билгеләре тоткан балалар уртага чыгып баса.)
1 нче бала: Бу билгегә карасаң, Сөенеп тә куясың, Ярый әле машина Алмаганнар әтиләр. Велосипедта гына Йөрергә кирәк, диләр. («Велосипед юлы»)
2 нче бала: Бу билгене күргәч тә Сөенә авырулар, Димәк, якында гына Ярдәм күрсәтүчеләр. («Ашыгыч ярдәм күрсәтү»)
3 нче бала: Ак өчпочмаклы билге – Җәяүлегә киңәшче. «Кыю атла юл аркылы, Мин булганда әйдә әле!» («Җәяүле сукмагы»)
4 нче бала: Туры гына барса юллар, Булыр иде бик ансат. Әйбәт булыр бу билгене Без бүген белеп калсак. Ул кисәтә: «Еракта, – ди, – Бар куркыныч борылыш. Игътибарыңны арттыр да Имин узарга тырыш!» («Куркыныч») | 5 нче бала: Җайлап кына бер-бер артлы Әйләнәдә барырга Өйрәтә безне бу билге, Кирәк күреп калырга. («Әйләнәдә хәрәкәт»)
6 нчы бала: Юлда бик ачыксагыз, Ашханәне табарга Сезгә ярдәмгә килер Кайсы билге, кем әйтер? («Ашханә» – хезмәт күрсәтү билгесе)
7 нче бала: Юлда туктап ял итәргә Урын кирәк һәркемгә. Җавап эзләп аптырамагыз, Таныш билге ул сезгә. («Ял итү урыны»)
8 нче бала: «Урау булса да, юл булсын!» Шулай дигән халкыбыз. Шома юлдан җилдерергә Яратмый соң кайсыбыз?! Тик юллар гел шома булмый, Андый юллар буенча, Тигезсез юлны күрсәтеп, Шушы билге куела. («Тигезсез юл») |
(Балалар урыннарына утыралар. Шулчак телефон шалтырый. Экранда Карлсонның сурәте күрсәтелә.)
– Чү, балалар! Кемдер шалтырата... Алло, әйе тыңлыйм... Ә-ә-ә, бу синме, Карлсон? Безнең янга ашыгасың? Әйе, бездә – бүген күңел ачу чарасы. Ярый, без сине көтәбез. Ашыкма! Юлда сак бул, берүк. (Телефонны куя.) Балалар, безнең янга Карлсон киләм, ди. Бездә бәйрәм булганын ишеткән, күрәсең. Әйдәгез, Карлсонны көткән арада җыр җырлап алабыз.
«Юл төзүчеләр» җыры
Кеше аягы басмаган
Ком-чүлләрдә, сазларда
Тимер өзәр шәп егетләр
Көн-төн юллар салалар.
Кушымта:
Юл төзүче – син тылсымчы!
Мактаулы авыр эшең!
Көн дә сиңа рәхмәт укый
Юлларда йөргән кеше!
Юл төзүче син – сихерче!
Бетмәсен гайрәт-көчең!
Араларны, йөрәкләрне
Бәйли синең кул көче!
Кушымта шул ук.
Чишмәләрдән елга була,
Сумкалардан була юл.
Дәрья кичеп, ташлар кисеп,
Юллар салу савап ул!
Кушымта шул ук.
– Карлсон һаман күренми әле. Әйдәгез әле, балалар, төрле транспорт төрләрен искә төшерә торабыз. Хәтерлисезме, без сезнең белән коры җир, су һәм һава транспортларын өйрәнгән идек. Хәзер уйный торган уен шул белемнәребезне кабат искә төшерер.
Хәрәкәтле уен: «Оча, йөзә, йөри».
(Экранда бер-бер артлы төрле төр транспорт күрсәтелә. Нинди транспорт төре булуына карап, балалар хәрәкәтләр белән «очып», «йөзеп», «йөреп» күрсәтәләр. Уен берничә тапкыр кабатлана.)
– Барыгыз да булдырдыгыз, афәрин! Хәзер инде сез мин әзерләгән табышмакларга тәгаен җавап табачаксыз! Балалар, шулай итеп, игътибар белән тыңлагыз! (Алып баручы табышмаклар укый. Җаваплары табылгач кына, һәрбер транспортның сурәте экраннан күрсәтелә.)
1. Тәгәрмәчләр өстендә
Зур гына арбасы бар.
Арбаның эченә салып,
Бик күп йөкләр ташыйлар.
(Йөк машинасы.)
2. Очмый, жуылдамый да,
Ул урам буйлап чаба.
Аның ике күзендә дә
Яктыртып утлар яна.
(Җиңел машина.)
3. Руль, утыргыч, ике педаль,
Ялтыравык ике тәгәрмәч,
Ә хәзер җавабын көт:
Ул – минем ...
(Велосипед.)
4. Ат түгел – кешнәми,
Йөз аттан ким эшләми.
Үзе йөри тыр да тыр.
Йә, бу нәрсә, кем әйтер?
(Трактор.)
5. Канаты бар – йоны юк,
Үзе бара – юлы юк.
(Самолёт.)
6. Урманда туды,
Урманда үсте.
Үскәч, ул суга
Яшәргә күчте.
(Көймә.)
(Күңелле музыка яңгырый. Ашыгып, Карлсон килеп керә. Барысын да сәламли.)
Карлсон. Исәнмесез, балалар!.. (Аһ-уһ килә.) Ай-яй, көчкә килеп җиттем сезнең янга. Чак исән калдым! Сездә бүген бәйрәм икәнен ишеттем, бәйрәм булгач, чәй табыны, вареньесы да бардыр, минәйтәм... Ничек йөрисез сез бу шәһәр урамнарында?! Ул машиналар өскә менә дип торам. Барысы да кайдадыр ашыгалар. Аптырагач, пропеллерларымны кабыздым. Әле дә ярый алар бар!
– Карлсон, ашыкма, дидем бит мин сиңа. Ярый, әле хәвеф-хәтәр булмаган, исән-сау килеп җиткәнсең. Син юл йөрү кагыйдәләрен үтәдеңме соң?
Карлсон. Нәрсә ул?..
– Аңлашылды-ы-ы... Юл аркылы чыкканда, светофорга да карамадыңмы?
Карлсон. Кем ул?.. (Балалар көлә.) Ә-ә-ә... Теге озын баганамы?!
– Ярый әле, безнең бәйрәмгә килгәнсең, Карлсон. Нәкъ менә бүген без юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерәбез. Ягез әле, балалар, Карлсонга светофорның нәрсә икәнен аңлатып бирегез әле. (Экранга светофор сурәте чыга.)
1 нче бала:
Урамнарны күзәтеп,
Ваемсызны кисәтеп,
Чатта тора Светофор,
Сакта тора Светофор.
Янып тора өч күзе,
Күреп тора ич безне!
Әйтеп тора өч сүзне.
2 нче бала:
– Кузгалма! – ди Кызыл күз.
– Сабыр! – дия Сары күз.
– Ярый! – дия Яшел күз.
Без дә аңа карыйбыз,
Күзебезне алмыйбыз,
Ни әйткәнен аңлыйбыз:
– Кузгалма! – ди Кызыл күз.
– Сабыр! – дия Сары күз.
– Ярый! – дия Яшел күз. («Светофорның өч сүзе». Шәүкәт Галиев)
3 нче бала:
Озын агайның өч күзе:
Кызыл, сары, яшел ут.
Икесе сүнеп торганда,
Берсе яна шунда ук.
(«Светофор». Гөлфия Юнысова)
«Светофор» биюе (кызыл, сары, яшел туплар белән)
Карлсон. Менә ничек! Мин бит аны күп тапкыр күргәнем бар икән!
– Әлбәттә, Карлсон! Светофор урамнар киселешкән һәр җирдә бар. Урам аша чыкканда, светофорның яшел уты янганын көтәргә кирәк. Яшел ут кабынгач та, чабып чыгарга ярамый! Башта – сул, аннары уң якка карарга, барлык машиналар да туктап беткәнлегенә инанырга кирәк.
Карлсон. Менә хәзер аңладым инде...
– Балалар, без хәзер сезнең белән бер уен уйнарбыз. Карлсон, син дә кушыл!
Хәрәкәтле уен: «Машиналар һәм җәяүлеләр»
(Балалар ике төркемгә: машиналар һәм җәяүлеләргә бүленә. Алып баручы кулында төсле түгәрәкләр светофор ролен үти. Светофор машиналарга һәм җәяүлеләргә аерым сигналлар бирә.)
– Афәрин! Карлсон да калышмады!
(Шулвакыт музыка яңгырый. Залга Светофор керә.)
– Кем килә анда? Чү, Светофо-о-ор!
Светофор. Исәнмесез, балалар! Хәерле көннәр! (Балалар исәнләшә.) Мине килер дип көттегезме?!
– Һай, Светофор, уйламадык та. Нинди сөенеч! Карлсон, Светофор шушы була инде менә. (Карлсон Светофорны тотып-тотып карый.) Тик ни... Кайсы урамнар кисешкән урыннан килдегез соң, Светофор әфәнде? Ни бит, куркыныч... Сез булмаган арада, дим...
– Мин «Дорожная» белән «Таёжная» урамнары (үзгәртергә дә мөмкин) чатыннан килдем. Борчылмагыз, үземнең урыныма вакытлыча «регулировщик»ны калдырдым.
Карлсон. Кемне-е-е? Варенье юкмы аңарда?
Светофор. «Регулировщик» ул – юл чатында машиналар һәм җәяүлеләр хәрәкәте белән аерым очракларда ишарә һәм сигналлар белән идарә итүче хезмәткәр. Аның махсус таягы – жезл һәм сыбызгысы бар. (Экранда «регулировщик» сурәте күрсәтелә.)
Балалар, мин сезнең бакчага юкка гына килмәдем, ә сезнең белемнәрегезне тикшерәсем килде. Ягез әле, минем берничә соравыма җавап бирегезче.
– Светофорның ничә «күзе» бар? (Өч: кызыл, сары, яшел.)
– Светофорның сары уты нәрсәне аңлата? (Әзерлән.)
– Ничек һәм кайда юлны аркылы чыгарга ярый? (Зебра буенча, светофорның яшел утына.)
– Юлга чыгар алдыннан нәрсә эшләргә кирәк? (Як-якка карарга.)
– Кайда җәмәгатьчелек транспортын көтәләр? (Тукталышта.)
– Нинди юл йөрү өлеше җәнлек исемен йөртә? (Зебра.)
– «Регулировщик»ның юлда йөрүне көйләү җайланмасы ничек атала? (Жезл.)
Светофор. Афәрин, балалар! Инде минем күңелем тыныч. Исегездә калдырыгыз:
1. Юлны җәяүлеләр йөри торган җир өсте һәм җир асты юллары буйлап кына аркылы чыгыгыз!
2. Яшел ут янса, юл аркылы чыгарга мөмкин. Әгәр сары яки кызыл ут яна икән – туктагыз һәм көтегез!
3. Юлга чыгар алдыннан һәрвакыт як-ягыгызга карагыз: барлык машиналар да туктап беткәнме?
4. Светофорның яшел уты янганда чыгып өлгерә алмасагыз, туктагыз һәм ике юл полосасы арасындагы «куркынычсызлык утравында» көтеп торыгыз.
5. Бүген алган белемнәрегез белән абый-апаларыгыз, эне-сеңелләрегез белән дә бүлешегез.
6. Юлларда исән-имин йөрегез!
– Биргән киңәшләрең өчен бик зур рәхмәт, Светофор! Балалар, әйдәгез әле, Светофор турындагы җырыбызны бергәләшеп җырлыйбыз.
Җыр: «Светофор» (Роберт Миңнуллин сүзләре)
Светофор алдыбызда.
Чү, малкай, тукта, тукта.
Кузгалырга беркемгә
Ярамый кызыл утта.
Онытма син, беркайчан син
Юл йөрү кагыйдәсен!
Йә, нинди эш инде бу,
Юл бирми сары ут та.
Көтик без сабыр гына,
Ашыкмыйк бер дә юкка.
Яшел ут дәшә безгә,
Кузгалыйк, әйдә, тизрәк.
Әй яшел ут, яшел дус,
Син әйбәт икән бигрәк.
Светофор. Рәхмәт, балалар! Афәрин, барысын да беләсез. Карлсон, сиңа инде кагыйдәләрне кабатларга кирәк. Сезнең белән бик күңелле булды, ләкин хезмәтем бик җаваплы, инде китәргә кирәк. Сау булыгыз! (Балалар саубуллаша.)
– Балалар, без бүген бик күп файдалы мәгълүмат искә төшердек.
Хәзер, әйдәгез, бергәләп варенье белән (Карлсонга ишарәләп) чәй эчәргә табын артына рәхим итегез!
(«Светофор» җыры яңгырый. Күңел ачу чарасы бәйрәм табыны артында төгәлләнә.)
Комментарийлар