«Физика-математик алгарыш» проекты буенча мәктәп укучыларына түләүләр тәртибе үзгәртелде
Татарстан Министрлар Кабинеты 2025 елга «физика-математик алгарыш» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 5-11 сыйныф укучыларына акчалата бүләкләү тәртибенә үзгәрешләр кертте. Карар хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.
Түләүләр күләме элеккечә калды – бер укучыга 57,5 мең сум.Әмма аны алучылар саны үзгәрде:
1)5-6 сыйныфлар өчен урыннар саны 50 дән 78 гә кадәр арттырылды,
2)7-8 сыйныфлар өчен – 50 дән 80 гә кадәр,
3)9-11 сыйныфлар өчен 100 дән 42 гә кадәр кыскартылды.
Фото: «Татар-информ»
Комментарийлар