Логотип Магариф уку
Цитата:

Кулъяулык – милли гореф-гадәтләр символы

(9 нчы сыйныфта әдәбият дәресе)

Гөлнара ХӨСӘЕНОВА,

Апас районы Дәвеш мәктәбенең

                                                                      I квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Максат һәм бурычлар: драматург Т. Миңнуллинның «Кулъяулык» әсәренең сәнгати кыйммәтен, күтәрелгән проблемаларны, аларның бүген дә мөһим булуын, идея эчтәлеген ачыклау; темага бәйле рәвештә укучыларның сөйләм телен һәм иҗади фикерләвен, дәлилләп бирү осталыгын үстерү; халкыбызның үткәненә сак караш һәм ихтирам тәрбияләү; буыннар хәтерен ныгыту.

 

Дәрес барышы

I. Оештыру. Эшкә кызыксыну һәм уңай психологик халәт тудыру

Исәнмесез, укучылар! Бер хикәя сөйләп китәм.

Күңел байлыгы

Җыелышып сөйләшеп торучылар яныннан бер ир узып киткән. Аның артыннан теге кешеләр теләсә нәрсә әйтеп калганнар. Узып баручы барысын да ишеткән һәм аларга, елмаеп, исәнлек-саулык теләгән.

Моны күзәтеп торучы икенче бер ир аннан:

– Ник син аларга исәнлек-саулык телисең, бер дә ачуың килмәдемени? – дип сораган.

– Базарга баргач, мин акча янчыгымда күпме акча бар, шуны гына туздыра алам. Бу очракта да шулай: күңелемдә ни булса, аларга да шуны гына телим! – дип җавап кайтарган.

Сезнең күңелегез шул кешенеке кебек киң булсын иде.

– Игътибар! Сез дәрес башланганчы, һәрберегез билетлар алып кердегез. Билетларның бәясе – сезнең белемнәрегез. Әйдәгез, билетка язылган биремнәрне тиз генә эшләп алыйк әле.

Билетта өзекләр бирелә, алар кайсы әсәрдән?

1. «Берәүләребезне кешеләр үз балалары кебек кочакларына алып күтәреп йөриләр, берәүләребезне, чылбыр белән бәйгә куеп, рәхәтләнеп чабып йөрүдән дә мәхрүм итәләр, берәүләребезне кешеләр үз ишләрен таларга өйрәтәләр, кайсыларыбыз менә безнең кебек ташландык җан ияләре булып яшәгән булабыз». («Авыл эте Акбай» яки «Гашыйк буласым килә» тамашасы.)

2. «Ачтан үлүдән курыкмыйбыз. Тик җир кысыр кала иде бит. Янган-көйгән басуларыбызга карап, читтән килгән икмәкне ашаудан да авыр нәрсә бармы соң? Үзебезнең кулыбыз белән иккән икмәкне кулда тотып торуга ни җитә. Син моны аңлап та бетермисеңдер, кияү. Рәнҗемә. Рәхмәт сиңа. Бәхет алып кайттыгыз, куаныч алып кайттыгыз». («Бәхетле кияү».)

3. «Гап-гади кеше. Ләкин гомере буе яшәүнең кадерен, тәмен белеп яшәгән кеше. Иң авыр чакларда да тормыштан ямь таба белгән, күңел көрлеген югалтмаган кеше. Ул – авылның шатлыгы, өмете. Аны күреп сөйләшкән кеше кайгысын оныта.» («Әлдермештән Әлмәндәр».)

– Үзбәя бите таратам. Билгеләр куя барырга онытмагыз

– Әлеге әсәрләрнең авторы кем? (Көтелгән җавап: Туфан Миңнуллин.)

– Ел саен без сезнең белән Туфан Миңнуллинның әсәрләре белән танышабыз. Ә тормыш юлын һәм иҗатын искә төшерер өчен тест эшләп алабыз. (Тест таратам, үзләре тикшерәләр.)

 

II. Актуальләштерү

1. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.

Экранда шигырь юллары бирелә. Ниндидер сүзе төшеп калган.

Егет китте яуга, сөйгән кызы

Бүләк итте чиккән ... кулъяулык.

Дошманнарны тизрәк җиңеп кайт, диеп

Теләп калды аңа кыюлык. (Фәгыйль Калямов.)

– Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәбез? (Кулъяулык.)

– Кулъяулык белән кайларда очрашабыз? (Көнкүрештә гигиена, чисталык өчен, бүләк итәләр. Йөрәк янындагы кесәдә йөри. Күңелгә якын.)

  1. Өй эшен тикшерү.

1 нче укучы. Кулъяулык турында җырлар җырлыйлар. Мин «Мәдинә-гөлкәем» җырын әзерләп килдем.

2 нче укучы. Минем кулымда – чиккән кулъяулык. Чиккән кулъяулыкны кызлар сөйгән ярларына армиягә озатканда бүләк итәләр. Ул – аларның бер-берсенә вәгъдә бирешүләре, бер-берсен ярату билгесе.

3 нче укучы. Мин әле Туфан Миңнуллинның «Кулъяулык» хикәясен укыдым. Аның эчтәлеге болай. Сугышка киткәндә, сөйгәне егетенә кулъяулык әзерли. Тик бирергә оныта. Егетенең дустына гына бирә. Тик ул егет тә шул кызны яратып йөри торган була. Кулъяулыгын тапшырмый. Яраланып дус егете кайта, тик кызның сөйгәненнән хәбәр булмый. Озакламый кайтып төшә. Кулъяулык вакыйгасының чын дөресен сөйләп бирә. Алар аңлашалар. Сөйгән яры белән кавыша. Хәзер аларның кызлары да матур кулъяулык чигә. Сөйгәнен армия сафларына озатканда бирә.

Әсәрнең исеме – «Кулъяулык». Ни өчен шулай дип атала икән? Т. Миңнуллинның драмасында кулъяулык ни өчен кирәк? Туфан Миңнуллин бу символик образ аша нәрсә җиткерергә тели?

Көтелгән җавап. Татар милләтенә хас булган гореф-гадәтләрне онытмаска куша. Кулъяулык – символик образ. Элек нәрсә белән шөгыльләнүен, кайсы елларда яшәүләре, тормыш юллары, яшәү рәвешләре турында белүчеләр бик аз. Хәзерге яшьләр күбрәк бүгенге көн белән генә яшиләр, барысын да киләчәк өчен генә эшлиләр. Ләкин «Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк» дигән әйтемне күбесенең ишеткәне булса да, аны үтәргә омтылмыйлар.

(Укучы дәреслектән укып китә.)

– Равил Фәйзуллин сүзләре белән әйтсәк:

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәннәрне онытма син.

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Бу юллар безнең дәреснең эпиграфы булыр.

III. Уку мәсьәләсен кую. Укучыларның проблемалы сорауны куюларын оештыру

Сез татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, ышануларын, риваятьләрен беләсезме? (Алар бик күп. Без аларның күбесен ишетеп кенә беләбез. Күбесен белмибез дә.)

– Теләк теләп, күлгә яулык салуны белә идегезме? (Юк.)

Йолалар бик күп булган: туй үткәрү, балага исем кушу, аулак өйләр, кунак кыз килү, кыз димләү, өй туе, солдатка озату, ат саклаулар… Халык бәйрәмнәре, йолалары кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Эш шунда ки, ул бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Һәр кеше, табигый рәвештә, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала.

– Нәрсә соң ул йола? Әйдәгез, бергәләп җавап табыйк. (Укучылар фикере.)

1 укучы тактадан укый. Йола – теге яки бу халыкның яшәешенә борынгыдан кереп урнашкан тормыш-көнкүреш традицияләрен яки дини кануннарны үтәүгә бәйләнешле тәртип һәм гореф-гадәтләр. (Дәфтәрләргә яздыру.)

– Йола, гореф-гадәтләр бүгенге көнгә ничек килеп җиткәннәр? (Укучылар җавабы.)

Гасырдан гасырга, буыннан буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән. Бүгенге дәрестә йолаларны, гореф-гадәтләрне әдәбият белән бәйләнештә тә карарбыз.
Гасырлар дәвамында халыкның күңеленә сеңгән йола һәм бәйрәмнәрнең рухы безнең әдәбиятыбызда чагылыш тапкан. Күренекле шәхесләребез К. Тинчурин, Г. Бәширов, Г. Исхакый, Ф. Хөсни һәм башка язучыларыбыз иҗатында халкыбызның гореф-гадәт, йола һәм бәйрәмнәренең бирелешен күрәбез. Алар милли хисләр формалаштыруга, милли горурлык тәрбияләүгә ярдәм итәләр.

– Алда әйтелгән нәтиҗәдән чыгып, проблеманы билгеләп карагыз әле: без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

– Димәк, дәрестә без милли гореф-гадәтләр турында сөйләшербез.

IV. Танып белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү

Әйе, укучылар, гореф-гадәт ул – гомумиләштерелгән күпкырлы төшенчә. Ә хәзер «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ннән карап белик әле, без дөрес аңлатма биргәнбезме?

Проблемалы сорау:

– Укучылар, Т.Миңнуллин тормышында гореф-гадәтләр нинди урын алып тора?

Һәр әсәрендә дә халкымның күңел байлыгы ята.

«Татарның әхлакый кодексы»ның икенче пункты:

Татар кешесе! Кайда яшәвеңә карамастан, халыклар арасында үз урыныңны онытма, үз урыныңны бел. Тарихи традицияләрне, ата-бабадан калган гореф-гадәтләреңне хөрмәтлә, дин-иманыңны сакла.

Т. Миңнуллинның «Кулъяулык» драмасы буенча эшчәнлек.

– Әсәр башында автор, ике пәрдәле бүгенге заман риваяте, ди. Ә нәрсә соң ул риваять? 3 төрле бирем: 1 укучы сүзлектән риваять турында материал әзерли, икенче укучы драмадан таба, шуны сөйли, ә өченче укучы безнең яктагы риваятьне искә төшерә.

1 нче укучы. Риваять (гарәпчәдән хәбәр, хикәят) – халык фольклорына карый торган прозаик һәм эпик характердагы жанр. Риваятьләр  – реаль тарихи шәхесләргә һәм тормышта чыннан да булган хәлләргә барып тоташучы, борынгы заман истәлекләрен саклаучы хикәят.

Әлеге жанр үзләре күргән, белгән, шаһит булган вакыйгаларда үзләре катнашкан кешеләр сөйләве җирлегендә барлыкка килгәннәр. Алар телдән телгә күчкәндә, гомумиләштерүгә, сәнгатьчә эшкәртүгә дучар булганнар.

Риваятьләрне тел-авыз иҗаты рәвешендә сакланып калган халык елъязмасы да дип атыйлар.

Риваятьләрне ике төркемгә бүләләр:

  1. Тарихи риваятьләр (халык өчен мөһим булган төрле тарихи вакыйгаларны сурәтли).

Әлеге төргә татар халкының «Гәрәй хан», «Болгарның харап булуы», «Казан алынганы», «Зөя каласы», «Күчем хан» һәм бик күп башка риваятьләр карый.

  1. Топонимик риваятьләр (географик исемнәрнең ничек барлыкка килүен аңлата).

Әлеге төргә татар халкының «Елан тавы», «Кабан күле», «Акай күле», «Тамерлан баганасы», «Бакалтай ярминкәсе» һәм башка риваятьләр керә.

2 нче укучы. Безнең авылдан бер чакрым ераклыкта кыя-тау бар.Аның өстендә зур гына күл бар. Шул күл елга бер тапкыр җәй башында ташый. Ташыса да, ярларыннан чыкмый. Ташыганын аның кыя астында гына белеп була. Ул чакта кыя астыннан су бәреп чыга да үзәндәге ермак буйлап Томбай  ягына ага. Зур кыя янында аерымрак торган бер кыя бар. Аны тирә-якта «Кызкөткән» дип атыйлар. Ул кыя шуның өчен «Кызкөткән» дип атала: борын-борын заманда йола булган. Тирә-як авылларның егетләре-кызлары күл ташыган көнне кич белән кыя янына киләләр икән. Кызлар бу көнне үзләре чиккән кулъяулык алып килгәннәр. Алар, кыя өстенә менеп, шул кулъяулыкларга таш бәйләп, күлдәге бөтерчекләнеп торган бер урынга ташлаганнар. Егетләр кыя итәгендә шул кулъяулыкның агып чыкканын көткәннәр. Агып чыккан һәр кулъяулыкны бер егет ала барган. Кайсы егеткә кайсы кызның кулъяулыгы туры килсә, шуларны ярәшкәннәр. Бер елны шулай кыя янына егетләр, кызлар җыелган. Кызлар үз теләкләрен җыр белән әйтеп, кулъяулыкларын чиратлашып күлгә салганнар... Кызлар җыр белән теләк әйтергә, егетләр кулъяулык алгач, кулъяулык иясенә җыр белән җавап бирергә тиеш булган... Йола буенча егетләр белән кызларның саны тигез булырга тиеш булган... Менә шул елны 20 кызның кулъяулыгы агып чыкканын 20 егет көтеп торган. 19 кулъяулык агып чыккан, бер кулъяулык чыкмаган. 3 көннән соң күл ташудан туктагач та көткән егет. Ай көткән, ел көткән. Менә безнең заманга истәлек булып шушы кыя һәм егетнең җыры калган.

3 нче укучы. Аның тарихы Зөя буендагы риваятьләргә бай Каравыл һәм Кыз тауларына барып тоташа. Зөя буеның тарихи вакыйгаларын төрлечә аңлаталар. Шуларның беренчесе.

Күп гасырлар элек монда җирләр, урман-сулар морза кулында була. Ул үзенә хезмәт итү өчен чувашлар чакыра. Тимерчелегендә дистәгә якын рус егетен эшләтә. Морзаның гүзәлдән гүзәл кызы була. Ул тимерче егетне ярата. Морза моңа разый түгел, бик ачулана. Гашыйкларны эзәрлекләргә керешәләр. Кыз белән егет, морза сакчыларының бер өлешен үзләренә аударып, карурман аша Зөя буена кача. Морза калган сакчылары белән аларны куып китә. Елганың сул як ярында, хәзерге Дәвеш урынында «дәү эш» – кораллы бәрелеш булып ала. Морза кызы һәлак була. Аны биек тау түбәсенә, курган астына күмәләр. Кыз тавына каршы якта, Зөя үзәнлеген ерактан күзәтеп тору өчен, Каравыл тавының валларын өяләр. Кыз тавы артындагы урман куеныннан бәргән куәтле чишмә мәхәббәт утында һәлак булган кызга моңсу матәмен ишеттереп һәм тау агачларының нык тамырларына кагыла-сугыла салкын Зөягә ашкына. Гасырлар эзе калган шушы тауга соклану өчен кешеләр килә. (Апасым – гомер бишегем. Х.А. Гайнуллин. Казан, Идел-Пресс, 2000, 39 нчы бит.)

V. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану

Афоризм булырлык нинди җөмләләр табарга һәм шуларны аңлатырга. (Көтелгән җаваплар: 1. Бәхет гөле чәчәк ата көтә белгәннәргә генә. 2. Ашаган онытылса онытылсын, монысын онытырга ярамый. 3. Үз телебездән биздермәде, үз динебездән көлдермәдек. 4. Чит-ят җирләрдә йөрсәк тә, тамырыбызны өзмәдек. 5. Сез – имгәтелгән аталарның балалары. Бабаларыбыз рухын онытырга мәҗбүр булган балалар, хәтере начарланган токым. (Укучылар аңлаталар.)

Укучылар, дәфтәрегездә драмага анализ ясагыз әле, бер-берегезнекен тикшереп тә карагыз. (Эшлиләр, мөстәкыйль тикшерәләр.)

(Көтелгән җавап: 1. Жанры – музыкаль драма. 2. Темасы – Хәтирә әбинең оныгы Данияр белән туган якларына кайтулары, күл ташыганны карарга килүләре. 3. Конфликты: Хәтирә карчык белән яшьләр арасында; Данияр белән яшьләр арасында; бәхетне көтүчеләр һәм бәхетне эзләүчеләр арасында. 4. Сюжет – композициясе (алдагы дәрестә яздык). 5. Образлар системасы: Данияр, Хәтирә, Айнур, яшьләр, әбиләр, кыя мифик образы, җыр, кулъяулык символлары. 6. Драма әсәрләренә хас элементлар: персонажларның исемлеге, ремаркалар, декорация, яктылыкның үзгәрүе, төсләр хәрәкәте, диалог, монолог. 7. Әсәрнең әһәмияте: милли гореф-гадәтләрне, телеңне, туган җиреңне онытмаска кирәклекне күтәреп чыга;

бәхет көтә белгәннәргә килүен аңлата.)

 

VI. Рефлексия

Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

(Укытучы  укучылар белән берлектә эшкә йомгак ясый. Интеллект карта ясыйлар.)

VII. Нәтиҗә ясау

Шушы йолаларның кайсылары бүгенге көнгә кадәр сакланып калган? Бүгенге көн һәм элекке көн арасында нинди аермалар күрәсез ? (Укучылар җавабы.) Укучылар, үзегезнең бүгенге дәрестә эшегезне бәяләгез. (Җөмләләрне язып бетерергә.)

Өй эше 3 дәрәҗәдә:

1 нче дәрәҗә: Безнең яктагы гореф-гадәтләр турында сөйләргә әзерлән;

2 нче дәрәҗә: Бүгенге мәгълүматларны бергә туплап, проект язарга;

3 нче дәрәҗә: «Кулъяулык – милли гореф-гадәтләр символы» темасына сочинение язарга.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ