Логотип Магариф уку
Цитата:

Һөнәри бәйрәмнәре

Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов өстәмә белем бирү педагогларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Хөрмәтле өстәмә белем бирү педагоглары! Бәйрәмегез уңаеннан ихлас теләкләрне кабул итеп алыгыз. Сез – төрле юнәлештәге талантлы кешеләрне үз канаты астына җыйган педагогик берләшмәнең аерым, үзгә бер өлеше. Арагызда музыка, хореография, рәсем, театр сәнгате укытучылары, спорт тренерлары, техник һәм иҗат, тикшеренү өлкәсендә хезмәт куючы педагоглар бар. Һәрберегез балаларга сәләтләрен ачарга, үз-үзләренә ышанырга һәм күңелләренә ятышлы шөгыль табарга ярдәм итә. Нәкъ менә сезнең ярдәм белән Казанның өстәмә белем бирү системасы укучыларыбызның илһам, үсеш һәм беренче казанышлар чыганагы, даирәсе булып кала. Сез креативлык, максатчанлык һәм эшкә мәхәббәт бәяләнгән шәһәрнең киләчәген тәэмин итәсез. Һөнәри осталыгыгыз, эшегезгә тугры булуыгыз һәм һәр балага игътибарыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Яңа уңышлар, илһам, рәхмәтле укучылар телим!»

 

Фото Казан мәгариф идарәсенең социаль төркеменнән алынды

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ