Логотип Магариф уку
Цитата:

Тарих институты Тәэминә Биктимирова китапларын тәкъдим итү кичәсенә чакыра

14 октябрьдә ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Милли мәгариф тарихы һәм теориясе бүлегендә тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимированың китапларын тәкъдим итү кичәсе булачак.

Биктимирова Тәэминә Әхмәт кызы – татар хатын-кыз мәгарифе тарихы буенча танылган белгеч, гасырлар чигендә татар җәмгыятендә, мәгариф өлкәсендә, хатын-кызлар хәрәкәтендә һәм хәйриячелектә татар хатын-кызларының урынына багышланган берничә монография, күп санлы мәкаләләр авторы.

 

Аның «Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында» һәм «Тарихыбызда татар кызлары» китапларында 19-20 гасырлар чигендә татар хатын-кыз мәгарифенең үсеш үзенчәлекләре яктыртыла, Октябрьгә кадәрге чорда югары белем алган татар кызлары, татар тарихында югалмас эзләрен калдырган мәгърифәтче ханымнар хакында сүз алып барыла.

 

Китапларда күренекле татар мәгърифәтчеләре, җәмәгать эшлеклеләре Ләбибә Хөсәенова, Багбостан Мөэминова, Сара Шакулова, Фәхрелбәнат Сөләймания, Фатыйма Әдһәмова, Фатыйма Дәүләткилдиева, Разия Котлыярова, Мәрьям Мөштәриева, Галимәтелбәнат Биктимерия, Зөһрә Баимбетова, Хәдичә Ямашева, Сара Әхмәрова, Хәдичә Алкина һәм башкаларның тормышы һәм эшчәнлеге яктыртыла.

 

Презентациядә галимнәр, журналистлар, иҗтимагый оешма вәкилләре һәм татар мәгарифе проблемалары белән кызыксынучылар катнашыр дип көтелә.

 

Тәкъдим итү кичәсе 2025 елның 14 октябрендә сәгать көндезге 11 дә ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты бинасында узачак.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ