Шәһәр һәм авыл
(2 нче сыйныфта әйләнә-тирә дөнья дәресе)
Зөһрә ГАТАУЛЛИНА,
Апас урта мәктәбенең
I квалификация категорияле
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Дәрес тибы: яңа белем үзләштерү.
Җиһазлау: дәреслек, төсле әләм, төсле фишкалар, проектор, аудиоязма тыңлау өчен аппаратура.
Дәреснең максаты: шәһәр һәм авыл тормышын күзаллау; туган якка, үз шәһәреңә (авылыңа) мәхәббәт тәрбияләү, танып белү активлыгын, күзәтүчәнлекне, сөйләмне, фикерләүне, фикер йөртә белүне үстерү.
Дәреснең бурычлары:
– укучыларның шәһәр һәм авыл тормышы турындагы күзаллауларын системалаштыру, укучыларда «шәһәр», «авыл», «шәһәр кешеләре», «авыл кешеләре» төшенчәләрен киңәйтү;
– әлеге төшенчәләрне чагыштыру һәм аларның һәркайсының аермалы сыйфатларын атау күнекмәләрен үстерергә, нәтиҗәләр ясарга өйрәтү;
– туган шәһәргә һәм аның традицияләренә мәхәббәт, сакчыл мөнәсәбәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Планлаштырыла торган нәтиҗәләр:
Регулятив: дәреснең уку бурычын аңларга һәм аны үтәргә омтылу;
– әйләнә-тирә дөнья объекты турында телдән сөйләү өчен тәкъдим ителгән планнан файдалану;
– үз фикереңне әйтергә, үз гамәлләреңне, үз-үзеңне бәяләргә өйрәнү;
– уку бурычларын үтәгәндә төркемдә үзара хезмәттәшлек итү, үзара тикшерү үткәрү; әйтелмәләрнең дөреслеген (ялганлыгын) билгеләү.
Танып белү: шәһәр һәм авыл турындагы мәгълүматны эзләү;
– чагыштыру һәм анализлау;
– үз белем системасында ориентлашу, мәгълүмат белән эшли белү күнекмәләрен булдыру;
– фикерләү операцияләрен үстерү: объектларның мөһим билгеләрен ачыклау максатында иллюстрацияләрне анализлау һәм чагыштыру нигезендә әйләнә-тирә дөнья объектларын классификацияләү;
– өйрәнелгән материалдан нәтиҗәләр ясау.
Коммуникатив: парлап эшләү: шәһәр һәм авыл сурәтләрен табу, шәһәр фатиры һәм авыл йортының интерьерын тасвирлау;
– үз позицияңне җиткерергә, партнёрларны тыңларга һәм ишетергә өйрәнү;
– үз карашыңны бәян итү һәм аны анализлау.
Шәхси нәтиҗәләр:
– барлык кешеләр өчен дә уртак булган үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен мөстәкыйль билгеләү һәм аларга таяну;
– яңа белемнәр алу кирәклеген аңлау;
– кешенең җиргә, табигатькә карата уңай мөнәсәбәтен формалаштыруда авыл тормышының әһәмиятен күрсәтү;
– кече Ватаның өчен горурлык хисе тәрбияләү, сөйләм конструкцияләрен дөрес төзергә өйрәнү.
Предмет нәтиҗәләре:
– «шәһәр», «авыл», «шәһәр кешеләре», «авыл кешеләре» төшенчәләрен күзаллау, аларның аермалы билгеләрен атау;
– фотографияләр ярдәмендә һәм шәхси күзәтүләр буенча шәһәр белән авылны чагыштыру;
– үз шәһәрең (авылың), үз йортың турында план буенча сөйләү; шәһәр һәм авыл йортларын чагыштыру.
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру
– Хәерле иртә, укучылар!
Кояш безне сәламли,
Без кояшны сәламлик.
Нурларыннан җылы алып,
Бер-беребезгә өләшик!
– Балалар, ә сез гадәттә иртән ничек исәнләшәсез?
– Дөрес, «Хәерле иртә!» Ә бит моны кемдер юкка гына уйлап чыгармаган. Мөгаен, ул кешеләрнең бер-берсенә хәерле иртә теләп, көне буе кояшлы һәм яхшы кәефтә булуларын теләгәндер? Мин дә сезнең иртәгез дә, көнегез дә хәерле булуын телим.
II. Белемнәрне актуальләштерү
– Балалар, яңа танышларыгызны кунакка чакыру өчен, сез аларга нәрсә әйтергә тиешсез?
– Дөрес! Үз адресыгызны. Ә адрес нәрсә ул?
– Үз адресын кем әйтә ала?
– Ә безнең илебезнең адресын кем әйтә ала?
– Ә безнең ил башка дәүләтләрдән нәрсә белән аерыла?
– Россиянең дәүләт символларын кем атый ала?
– Россия флагы нинди?
– Флаг төсләре нәрсәне символлаштыра?
– Россия гербы турында нәрсә сөйли аласыз?
– Россиядә нинди халыклар яши?
– «Федерация» сүзе нәрсәне аңлата?
– Яхшы, балалар. Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз, мин сезнең өй эшләрен ничек башкарып чыкканыгызны тикшерәм.
III. Кыенлык урынын, аның сәбәбен билгеләү
– Балалар, сез биремне бик яхшы үтәдегез. Димәк, сез мине үткән дәрестә игътибар белән тыңлагансыз.
– Ә бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәгебезне белү өчен, сезгә башваткыч чишәргә тәкъдим итәм.
– Экранга карагыз. (2 нче слайд. Укытучы биремне аңлата.)
– Нинди сүзләр килеп чыкты? (3 нче слайд)
– Дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәгебезне кем аңлады?
– Әйе, балалар, бүген без шәһәрнең һәм авылның нәрсә икәнен ачыкларбыз. Алар арасында нинди аерма барлыгын күзәтербез.
IV. Дәрес темасы буенча эш
– Балалар, хәзер күзләрегезне йомыгыз һәм бөтен тавышларны игътибар белән тыңлап торыгыз. Сезнең бурыч кая килеп эләккәнегезне, әйләнә-тирәгездә нәрсә булганын, мондый тавышларны кайда ишетергә мөмкин икәнен аңлау. («Авыл иртәсе», «шәһәр шаукымы» аудиоязмалары.)
– Молодцы, сез биремне бик яхшы үтәдегез.
– Шәһәр авылдан нәрсә белән аерыла? (4 нче слайд)
– Әйдәгез, шулай эшлик, 1 нче вариант шәһәрнең үзенчәлекләрен атый, ә 2 нче вариант – авылныкын.
Шәһәр | Авыл |
1. Күпкатлы йортлар. 2. Юллар асфальт белән капланган. 3. Бик күп заводлар һәм фабрикалар, офислар һәм сәүдә үзәкләре. 4. Җәмәгать транспорты – троллейбуслар, автобуслар, трамвайлар үсеш алган. 5. Бик күп һәйкәлләр, музейлар, театрлар, күңел ачу үзәкләре. | 1. Агачтан, кирпечтән салынган шәхси йортлар. 2. Авыл юллары. 3. Культуралы үсемлекләр үстерелә торган кырлар, йорт хайваннары көтүләре, фермалар. 4. Авыллар гөмбә, җиләк-җимеш, үләннәр күп булган урман белән әйләндереп алынган. 5. Чиста һава, экологик чиста туклану продуктлары. |
V. Физкультминут
– Ә хәзер ял итеп алыйк әле. Игътибарлы булыгыз, мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез шәһәргә хас сүзләр ишетсәгез идәнгә чүгәлисез: театр, цирк, бакча, троллейбус, метро, чиста һава. (Укучылар һөнәр исемнәрен ишетсәләр чүгәлиләр.)
VI. Дәрес темасы буенча эшне дәвам итү
1. Дәреслек буенча эш.
– Дәреслекнең 8–9 нчы битләрен ачыгыз.
– Рәсемнәргә игътибар белән карагыз һәм әйтергә тырышыгыз:
«Нәрсә ул шәһәр?» «Нәрсә ул авыл?»
– Биремне үтәдек. Ә хәзер фишкаларны алып, 10–11 нче битләрдәге рәсемнәрдә шәһәр һәм авыл йортларының аермаларын әйтегез.
2. Эш дәфтәрендә биремне үтәү.
– Балалар, 8 нче биттәге эш дәфтәрләрен ачыгыз. (1 нче биремне мөстәкыйль үтәгез. Үзара тикшерү.)
VII. Үткәннәрне беркетү
– Ә сез мондый сорауга ничек җавап бирерсез: «Кайда яшәвең яхшырак: шәһәрдәме, авылдамы?»
– Әйдәгез, җавап бирергә ашыкмыйбыз, сез аны өйдә уйларсыз, ә икенче дәрестә без бу турыда фикер алышырбыз.
– Балалар, без кайсы торак пунктта яшибез?
– Безнең республика ничек атала?
– Республикабызның башкаласын кем әйтер?
– Ә безнең районда аккан елганың исеме ничек?
– Ә безнең республикада яшәүчеләр ничек атала?
VIII. Рефлексия
– Балалар, әйтегез әле, кешенең яшәү шартлары аның кайда яшәвенә генә бәйлеме? Тормышы мөмкин кадәр яхшырак булсын өчен, кеше нишләргә тиеш?
– Әйләнә-тирә мохитнең матурлыгын һәм байлыгын ничек саклап калырга? Менә без сезнең белән моның өчен нәрсә эшли алабыз?
– Бүген дәрестә ничек эшләвегез миңа бик ошады. Инде сезнең фикерегезне беләсем килә. Минем белән килешүчеләр кызыл флаг күрсәтә, килешмәүчеләр – зәңгәр. Ә уйга калганнар – акны. (Билге кую.)
IX. Йомгаклау
– Балалар, өйдә бу мәсьәлә турында яхшы уйларсыз. «Кайда яшәвең яхшырак? Шәһәрдә яки авылда?»
Өй эше: дәреслектән 8–11 нче битләр, дәфтәрдән 8 нче биттәге 2 нче бирем, 9 нчы биттән 3 нче бирем.
Комментарийлар